Татар дөньясы

VIII Бөтенросия авыл Сабан туеның программасы мәгълүм булды

Быел ул Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында 22 июль көнне узачак.
17.07 10:40

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 22 июль көнне Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылы Бөтенроссия авыл Сабан туен бәйрәм итәчәк. Авыл җирлеге башлыгы Рушан Гурдин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, милли бәйрәмне уздыру өчен, барысы да әзер, диярлек. Биредә Сабан туена 15 гектарлы территорияне җиһазлаганнар.

“Кунакларның күпме киләчәген төгәл генә әйтү кыен. Миңа калса, 25 меңнән башлап булачак. Аларны без үзебезнең Пензада яшәүче татарлар "Ишегалды" белән таныштырырга ниятлибез. Бу эштә өлкәнең 12 районы катнаша. Купшылык белән хәзер берәүне дә шаккаттырып булмый, шуңа да без борынгы йолаларга, предметларга басым ясарга булдык”, - ди Рушан Гурдин.

Сабан туеның тагын бер үзенчәлеге — Пенза татарларының никах туе йоласы. Бәйрәмгә килүчеләр бу якларда ни рәвешле туй итүләре белән таныша алачак.

“Берара бездә кәләшне урлау модада иде. Хәзер исә андый гадәтләр бетте”, - дип аңлатма бирде җирле үзидарә башлыгы.

Аның сүзләренчә, ел саен авылда 147-182 бала дөньяга килә. Бу яңа барлыкка килгән гаиләләр саны да күп, дигән сүз.

Милли бәйрәмнең рәсми сайтында күрсәтелгәнчә, чарада Татарстан һәм Пенза өлкәсе йорт ишегалларын иртәнге сәгать 10 нан кичке 5 кә кадәр карарга мөмкин булачак. Шулай ук Балалар Сабан туе өчен аерым мәйданчык эшләячәк. Көн дәвамында күргәзмәләрне карарга, кул эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин.

11.00  сәгатькә Сабан туеның рәсми ачылышы  билгеләнгән. Ул бер сәгать дәвам итәчәк.

12 сәгатьтә көрәш, ат чабышы, гер күтәрү, армспорт буенча ярышлар башланачак.

12.00 сәгатьтән башлап бәйрәм тәмамланганчыга кадәр Сабан туй кунакларының күңелен Татарстан һәм Пенза артистлары күрәчәк.

12.00  сәгатьтә шулай ук капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән йөгерү башланачак.

13.00 сәгатьтә - колгага менү.

13.40 сәгатьтә йомырка белән йөгерү, катыктан акча эзләү, аркан тарту кебек уеннарда катнашырга теләүчеләр мәйдан тирәсенә җыела ала.

16.40 сәгатьтә Бөтенроссия авыл Сабан туе символын бәйрәмне 2018 елда үткәрүчегә тапшырачаклар.

17.00 сәгатьтә көрәш батырлары бүләкләнәчәк.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар-информ" VI Республика ифтарын онлайн күрсәтә

Трансляция бүген 18 сәгатьтә башлана.

Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан Татарстан Президенты мөрәҗәгате

Каравон киләчәктә дә күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген, гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә этәргеч бирер дип ышанам, диелә котлауда.

Эшмәкәрләр веломарафоны Тукай эзләре буйлап үтәчәк

Унынчы тапкыр үткәрелә торган веломарафонның озынлыгы 150 км.

Футбол буенча дөнья чемпионатына Роспотребнадзор кайнар линия ачты

Федераль хезмәт белгечләре кулланучылар хокукын яклау, санитария күзәтчелеге буенча консультацияләр бирә.

Алексей Песошин эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген Россиядә эшмәкәрлек көне билгеләп үтелә.