Мәдәният, Татар дөньясы

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы делегатлары - Саба районында

Районда өч көнлек программа каралган.
17.07 11:08

азан, 17 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Саба районына сәфәр кыла. Биредә, татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, авыллардагы яшәешне өйрәнү максатыннан, “Төп нигез” исеме астында күчмә утырыш үтәчәк.

Районга керү юлында кунакларны икмәк, чәкчәк белән каршы алдылар. Тальяннарда уйнаучы егетләр татарча биетеп тә алды. Делегатлар арасында Татарстан шәһәр-районнарыннан да, чит төбәкләрдән дә вәкилләр бар.
Калфаклы татар хатын-кызларын өч көн дәвамында бай программа көтә. 

Бүген, 17 июльдә, район мәдәният йортында күргәзмә белән танышу, Саба районы турында видеофильм карау, Шәмәрдән бистәсенә бару, анда
“Җинү паркы”нда районда җитештерелгән чималлар белән танышу,​ “Йөрәк авазы” әдәби-музыкаль күренеш​не карау, “Утар” балалар йорты эшчәнлеге белән танышу, анда ​​​​ тәрбияләнүче балалар катнашында концертны тамаша кылу каралган. Бүгенге көн «Сабантуй» комплексында сәхнәләштерелгән “Кияү мунчасы”, “Орчык өмәсе” йолаларын ​​ карау, кунакларның үзләре катнашында Сабан туе белән тәмамланачак.



Иртәгә, 18 июльдә, ​“Төп нигез” темасы буенча Сабада Фиргать һәм Гөлсинә Галимуллиннар гаиләсендә булу, Кызыл Мишә авылында Гаттаровлар гаиләсе белән танышу көтелә. Кызыл Мишәдә кунакларга мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә милли рухта тәрбия эшчәнлеге турында сөйләячәкләр. Шулай ук, делегатлар Кече Шыңар, Югары Симет , Шекше, Явлаштау авылларына барачак. Миңгәр авылында делегатлар артист Шәүкәт Биктимеровның төп нигезе, музее, китапханә белән ​​​танышачак.


​​
19 нчы июльдә Саба мәчетендә «Васыятьнамә» - Җәлил хәзрәт вәгазьләрен ​​​​тыңлау, Лесхоз авылында Урман музеена, Кыңгыраулар музеена, Бөтенроссия селекция орлыкчылык үзәгенә сәяхәт, Лесхоз мәдәният йортында пленар утырыш көтелә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте

"Якташ" клубы - уку йортындагы татар студентларын берләштергән уникаль оешма.

"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады

Казан командасы турнир таблицасының 10 нчы баскычында калды.

18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Кытайга сәфәр кылды, "Ак Барс" яңа уенчы белән килешү төзеде, Минзәлә театрында "Иблис" премьерасында аншлаг көтелә.

Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бүген дөньякүләм танылган опера җырчысы, баянга кушылып, әтисе язган җырны башкара.

Татарстанда томан төшә һәм җепшек кар явуы көтелә

Төнге һава температурсы -5 градуска кадәр төшә.