Мәдәният

Данил Салихов Кече Битаман авылындагы ихатасында Бөтенроссия драматурглар семинарын уздыра

Бөтенроссия драматурглар семинары Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлана.
17.07 13:35

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзе яшәгән Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары уздыра. Семинар 22-23 июльдә үтә. “Ашыт елгасы буенда, Мари урманнары башланып киткән җирдә бик матур урында – табигать кочагында уздырабыз”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Данил Салихов.

Драматурглар семинары күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә аның исемен йөртәчәк, ягъни, Туфан Миңнуллин исемендәге I Россия күләмендә драматурглар семинары дип аталачак.

Данил Салихов Ашыт буенда Туфан Миңнуллин эзләрен калганлыгын ассызыклады: “Биектау районының Кече Битаман авылына сигез-тугыз ел элек килеп урнашкан идем. Көннәрдән бер көнне минем янга Туфан Миңнуллин кунакка килеп, авылны бик ошатып: “Данил, монда әле казылмаган әдәби байлыклар ята икән, монда язасы да язасы әле”, - дигән иде. Табигатен бик яратып: “Ихатаңның бер почмагына миңа да йорт салыйк әле”, - дип сорады. Тик, мәрхүм, ул йортта күп була алмады, ике-өч тапкыр гына. Ул 1 майда килергә тиеш иде, 2 майда китеп барды. Туфан абый истәлегенә мин бу эшне тормышка ашырырга тиешмен. Бу аның эзе калган җир”, - диде Данил Салихов. Семинар шушы ихатада – ачык һавада эшләячәк.

Семинар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Биектау муниципаль районы ярдәме белән оештырыла.

“Шушы авылда балалар язучысы, драматург Рафис Корбан яши, шушы авылдан 2 км.да язучы Зиннур Хөснияр туган, Чыршы авылы яныннан үтәбез, анда танылган драматургыбыз, язучы Рабит Батулла яшәп ята”, - дип бу якларның драматурглар җире булуына басым ясады Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

Россия күләмендәге семинарда кырыклап кеше – драматурглар һәм режиссерлар катнашачак.

Семинар ике елга бер мәртәбә үткәрелер дип планлаштырыла.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Катлама - Пенза татарларының милли ризыгы - Сабан туенда тәкъдим ителде

"Пәрәмәч белән беррәттән, катлама Пенза өлкәсендә табын түрендә", - ди оста Сафура Дебердеева.

Урта Әләзән әкәмәт авыл икән! - Төмән кунагы Җәгъфәр Касыймов

Пенза өлкәсенә Бөтенроссия авыл Сабан туена 20дән артык төбәктән татарлар килде.

Башкортстанда Ык буе авыллары Сабан туе башланып китте

Сабан туе Туймазы районы Төмәнәк авылында уза.

Рөстәм Миңнеханов Урта Әләзән авылында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачуда катнашты

Россиянең иң зур авылында бүген Бөтенроссия Сабан туе уза.

Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр

Гимн Ык буе авылларының яраткан җырына әверелер, дип көтелә.