Җәмгыять, Дин

Хаҗ алдыннан иммунизацияне Татарстанның җиде медицина оешмасында үтеп булачак

Хаҗиларга виза алу өчен төп таләп - вакциналаштыру турындагы халыкара сертификатлы булу.
17.07 15:10

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Татарстан буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) хаҗ алдыннан иммунизация үтеп булган медицина оешмаларының исемлеген бастырып чыгарды.

Согуд Гарәбстаны Корольлегенә Россия хаҗилары августта килә башлаячак. Хаҗиларга виза алу өчен төп таләп итеп вакциналаштыру турындагы халыкара сертификат булу куелган. Аны республиканың җиде шәһәрендә алырга мөмкин, дип билгеләп үтә идарәнең матбугат хезмәте.

Казанда аны 7нче шәһәр сырхауханәсе бирәчәк. Шулай ук халыкка иммунизация Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә, Әлмәтнең 3нче шәһәр сырхауханәсендә, Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә, Буа үзәк район хастаханәсендә, Бөгелмә районы үзәк хастаханәсендә һәм Чистай үзәк район хастаханәсендә үткәрәчәкләр.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Юто Хишияма: Рус теле уңайлырак, дип, татар теленнән баш тарту милләтнең бетүенә китерә

Япон галиме фикеренчә, татар телен кирәкле һәм файдалы итү татарларның үзләреннән тора.

Рамил Курамшин юбилей кичәсе уздыра

Программада халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

«Сөембикә» журналы Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган

Авыл тормышы «Сөембикә»нең гомер-гомергә төп темаларының берсе булды.

Чаллы театрының яңа премьерасына билетлар ике атна алдан сатылып беткән

"Яратылмый калган ярлар" спектакле Татарстан хөкүмәтенең 500 мең сумлык грант акчасына куела.

Татарстан Театр әһелләре берлеге гранты ияләре билгеле

Татарстан Театр әһелләре берлеге грантының гомуми суммасы – 1 миллион 100 мең сум.