Рәсми Татарстан, Мәдәният

Минтимер Шәймиев Зөядә танылган рәссам Геннадий Архиреев музеен ачты

Музейда Казан иҗатчысының өй мохите торгызылган: 60 картинадан тыш, биредә аның йөзгә якын көнкүреш һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителгән.
17.07 15:35

(Зөя, 17 июль, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). Зөядә танылган Казан рәссамы Геннадий Архиреев музееның тантаналы ачылышы булды, анда Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Татарстанның беренче Президенты Троицкая урамында музей урнашкан ике катлы агач бинаны карады. Йорт XIX гасыр ахырында төзелгән, ул Иоанн-Предтеченск хатын-кызлар гыйбәдәтханәсенә караган.

Минтимер Шәймиев шулай ук рәссамның тол хатыны Светлана Колина белән очрашты.

Рәссам Геннадий Архиреев Зөядә туган, анда аның әнисе сәяси репрессияләр чорында җибәрелгән була. "Аның әнисе – намуслы комсомол хатыны, ул 1947 елда үз җитәкчеләренең сөт заводында “кулыннан тота”, аны "контрреволюцион эшчәнлектә” гаеплиләр һәм кулга алалар. Ел ярымнан соң Зөядә Гена туа, ул балалар йортында үскән. Әнисе иреккә чыккач, ачык форма туберкулез белән авырса да, үзе белән Казанга, ата-анасы янына алып китә. Биредә ул бик озак, ярты еллап дәвалана,ә әбисенең, чират торганда өшегәч, аякларын кисәләр. Нәтиҗәдә, Гена кабат интернатка эләккән. Димәк, ул ике ел гына гаиләдә яшәгән. Җиденче сыйныфта ул үз теләге белән мәктәпне ташлап, Урицкий исемендәге мәдәният сараенда афиша ябыштыручы булып эшли башлый ", – дип сөйләде рәссамның тол хатыны.



Геннадий Архиреев балачактан рәсем сәнгате белән мавыга, Казан рәссамнарының студия һәм остаханәләрендә булгалый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Илдар Зариповның рәсем сәнгате студиясендә укый башлый. 1970 елларда үзенең беренче эшләрен ТАССР сынлы сәнгать музеендагы күргәзмәдә тәкъдим итә. Соңрак Качалов исемендәге театрда бутафор, "Родина"кинотеатрында рәссам-рекламист булып эшли.

Рәсем буенча системалы белеме булмаса да, Геннадий Архиреев рәссам-нонконформист булып таныла, ул Татарстан андеграундының билгеле шәхесе була.

Музейда Казан иҗатчысының өй мохите торгызылган: аның тол хатыны Архиреевның йөзгә якын көнкүреш һәм шәхси әйберләрен бүләк иткән. Экспозициядә рәссамның “Зөя утрау-шәһәрчеге” тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының шәхси милкендә булган 30дан артык хезмәте тәкъдим ителгән. Моннан тыш, 30га якын әсәрен Светлана Колина вакытлыча кулланышка тапшырган.

Минтимер Шәймиев музейда булдырылган рәхәт иҗади мөһит булуын билгеләп үтте, шулай ук эшләрне башкарган “Әйбәт" дизайн-студиясенә аерым рәхмәтен җиткерде.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Юто Хишияма: Рус теле уңайлырак, дип, татар теленнән баш тарту милләтнең бетүенә китерә

Япон галиме фикеренчә, татар телен кирәкле һәм файдалы итү татарларның үзләреннән тора.

Рамил Курамшин юбилей кичәсе уздыра

Программада халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

«Сөембикә» журналы Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган

Авыл тормышы «Сөембикә»нең гомер-гомергә төп темаларының берсе булды.

Чаллы театрының яңа премьерасына билетлар ике атна алдан сатылып беткән

"Яратылмый калган ярлар" спектакле Татарстан хөкүмәтенең 500 мең сумлык грант акчасына куела.

Татарстан Театр әһелләре берлеге гранты ияләре билгеле

Татарстан Театр әһелләре берлеге грантының гомуми суммасы – 1 миллион 100 мең сум.