Икътисад, Сәясәт

Twitter Трамп язмаларыннан башка ике миллиард доллар югалтачак

Югалтулар кулланучылар кимүгә бәйле түгел, ә бәлки әлеге яңалыкның кыйммәтле кәгазъләр базарына тәэсир ясавында.
19.08 14:04

(Казан, 19 август, "Татар-информ"). АКШ президенты Дональд Трампның аккаунты Twitter челтәренең базар бәясен ике миллиард долларга арттыра.

Monness Crespi Hardt & Co компаниясе аналитигы Джемс Какмак белдергәнчә, Америка президентының үз битендә язмый башлавы микроблог челтәренә зур югалтулар, ягъни сайтның гомуми бәясе 20 процентка кадәр кимүенә китерәчәк. Бу хакта РИА Новости яза. Югалтулар кулланучылар кимүгә бәйле түгел, ә бәлки әлеге яңалыкның кыйммәтле кәгазъләр базарына тәэсир ясавында.

"Дөньяда Кушма штатлар президентыннан да яхшырак бушлай реклама юк", - дип билгеләп үтте Какмак.

Twitter челтәрендә Америка лидерына 36 миллион кеше язылган. 2009 елда социаль челтәрдә теркәлгән көненнән башлап, Трамп 35,6 мең хәбәр бастырган.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Данис Зариповның спорттан читләштерелү вакыты төгәлләнде, Галиев мәчетендә Мәүлид бәйрәме узачачак, иң яхшы Коръән-хафиз билгеле булды.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.

Лилия Габдрәфыйкова: Хатын-кызның мәчеткә керә алуы - Мөслимәләр корылтаеның бер казанышы

Ислам мәдәнияте музеенда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган "Таң атканда..." исемле күргәзмә эшли башлады.