Сәясәт

Дәүләт Думасында Россия башкаласын Уралга күчерү фикерен мәгънәсез дип атаганнар

Юрий Крупнов Россия Президентына илнең башкаласын Уралга күчерергә тәкъдим иткән иде.
19.08 16:30

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Россия башкаласын Уралга күчерү фикерен мәгънәсез дип тапканнар. Һәр төбәк үзенчәлекле, шәхси өстенлекләргә ия һәм аларны үстерергә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасының федератив төзелеш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Ирина Гусева белдерде.

«Бу бөтенләй ялгыш юл. Уралга китеп нинди мәгънә бар, бу безгә нәрсә бирә? Минемчә, бу мәсьәләдә иң мөһиме казнаара мөнәсәбәтләрне карарга кирәк, чөнки төбәкләр федераль үзәккә бәйле.Төбәкләрдәге өстенлекләргә күбрәк игътибар бирергә, кешеләр кече ватаннарыннан качмасын, ә киресенчә, аның белән горурлансын өчен халык турында кайгыртырга, оешмаларны, эшмәкәрлекне үстерергә кирәк. Мәскәүнең федераль һәм финанс үзәге булганы билгеле. Әмма биредә бернинди начарлык та юк. Һәр җирлек хуҗасына төбәгенең өстенлеген карарга, башкалардан нәрсә белән аерылып булганын ачыкларга кирәк. Шул вакытта кешеләр беркая да китмәячәк», – дип өземтә китерә Гусеваның сүзләреннән RT.

Демография, миграция һәм төбәк үсеше институтының күзәтү советы башлыгы Юрий Крупнов Россия Президенты Владимир Путинга илнең башкаласын Уралга күчерергә тәкъдим иткән иде.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Кырым татарларының тулы тарихы языла

Татарлар тарихының 7 томлыгы Кырым галимнәренә бу эштә үрнәк булып торачак, ди проект авторлары.

Быел КФУ да "Татар теле, әдәбият, журналистика" программасы буенча 16 бюджет урыны булачак

“Бюджет урыннары шактый: педагогик белем бирү бүлегендә - 25, филологиядә 16 бюджет урыны булачак”, - диде Әлфия Йосыпова.

«Татар-информ» Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Галим Гомәр Саттаров телне саклауда кеше исемнәре зур әһәмияткә ия, дип саный

Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш, һәм исем җисеменә туры килергә тиеш, ди Казан ономастика мәктәбенә нигез салган галим.

“Мәрхәмәтлелек кәрзине” марафонында катнашучы районнар билгеле

Болар – Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары.