Сәясәт

Мәскәүдә тизлекне үлчи торган «Автодория» камераларын файдаланудан баш тарттылар

Республикада юл участогында уртача тизлекне үлчәү комплексларын 2013 елда куллана башладылар.
21.08 10:25
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). «Казанның «Автодория» компаниясе (аның хуҗаларыннан берсе – Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоровның хатыны) һәм Мәскәүнең юл хәрәкәтен оештыру үзәге арасында төзелгән килешүнең вакыты чыкты һәм ул озынайтылмады», – дип яза «Коммерсантъ» үз чыганакларына сылтама белән. 
 
Башкала мэриясендә билгеләп үтүләренчә, компаниягә карата шелтәләр юк, кагыйдәләрне теркәү технологияләренә дә тел-теш тидереп булмый, әмма хәзер башка җитештерүчеләрнең камераларын файдаланачаклар.
 
Шунысын да искәртик: комплексларны җитештерүче «Автодория» җәмгыяте Татарстанда урнашкан. Республикада юл участогында уртача тизлекне үлчәү комплексларын 2013 елда куллана башладылар.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Берничә телне белү - көндәшлектә өстенлек

Президент мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсенә игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады.

Р.Миңнеханов федераль үзәк белән шартнамәләрнең әһәмиятен билгеләп узды

“Вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәләр әһәмиятле тарихи роль уйнады”, - дип белдерде Президент.

Һәр районда кооперативлар булдырылырга тиеш — Рөстәм Миңнеханов

Республикада 46 кооператив төзелгән. Безнең максат — аларны ике тапкыр арттырырга, диде Президент.

Банк белән килеп чыккан хәлләр барыбыз өчен дә зур дәрес булды — Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты парламент депутатларына еллык юллама белән чыгыш ясый.

Казанда каты көнкүреш калдыкларын термик зарарсызландыру заводын төзү ниятләнә – Президент

“Безнең бурыч – икътисад үсеше һәм әйләнә-тирәне саклау арасында балансны саклау”, - ди Миңнеханов.