Татар дөньясы

"Татар яшьләре көннәре"нең "Татар кызы" һәм "Татар егете" исеме билгеле булды

Алар - Самарадан Альбина Миңнегалиева һәм Мордовиядән Салават Бәдретдинов.
28.08 10:33

(Тольятти, 28 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). "Татар яшьләре көннәренең" "Татар кызы" һәм "Татар егете" билгеле булды. Бу бәйгене катнашучылар да, тамашачылар да бик теләп көтеп алды. Һәр катнашучының да залда үз җанатарлары булды, шуңа алар үзләрен иркен тотты.

Дни татарской молодежи в Тольятти

"Татар егетен" һәм "Татар кызын" сайлау җиңел эш түгел. Шуңа жюри әгъзалары булып милләтнең тугры егетләре һәм кызлары билгеләнде. Алар филология фәннәре кандидаты Николай Максимов, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, политолог Руслан Айсин һәм "Идел" яшьләр үзәгенең җитәкчесе Ләйсән Сафина иде.

Катнашучылар беренче чиратта алдан әзерләп килгән номерларын күрсәтте. Кемдер - оста бии, кемдер - оста җырлый, ә кемдер оста итеп шигырь сөйли белә.

Дни татарской молодежи в Тольятти

Икенче турда кызлар һәм егетләрне эшкә осталыкта сынадылар. Кызлар тиз һәм тәмле итеп пилмән әзерләде, ә егетләр баудан нык итеп элмәк ясады.

Дни татарской молодежи в Тольятти

Өченче турда катнашучылар белемнәрен күрсәтте. Оештыруылар әзерләгәннәрдән тыш, Миңгол абый да үз сорауларын бирде. Билгеле, катнашучыларыбыз сынатмады.

Дни татарской молодежи в Тольятти

Бәйге булгач, җиңүче дә булырга тиеш. XXVII "Татар яшьләре көннәре"нең "Татар егете" булып Мордовиядән килгән Салават Бәдретдинов билгеләнде. "Бәйгедә көчле көндәшләр иде. Мин бу бәйгедә беренче тапкыр катнашам. Оештыручыларга һәм жюри әгъзаларына рәхмәт", - диде ул.

Дни татарской молодежи в Тольятти

"Татар кызы" исемен Самарадан килгән Альбина Миңнегалиева алды. Ул үзенең хис-кичерешләрен сөйләп китте. "Монда көндәшлек булмады, дип әйтеп була, чөнки һәр кыз үзенчә матур, гүзәл, уңган. Сораулар алай ук авыр булмады. Безгә таныш, милләткә кагылышлы сораулар иде", - дип сөйләде "Татар кызы" Альбина Миңнегалиева.

Дни татарской молодежи в Тольятти

Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта "Татар яшьләре көннәре" форумы уза. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат катнаша. Алар "Борис Полевой" теплоходында Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт итә.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Берничә телне белү - көндәшлектә өстенлек

Президент мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсенә игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады.

Р.Миңнеханов федераль үзәк белән шартнамәләрнең әһәмиятен билгеләп узды

“Вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәләр әһәмиятле тарихи роль уйнады”, - дип белдерде Президент.

Һәр районда кооперативлар булдырылырга тиеш — Рөстәм Миңнеханов

Республикада 46 кооператив төзелгән. Безнең максат — аларны ике тапкыр арттырырга, диде Президент.

Банк белән килеп чыккан хәлләр барыбыз өчен дә зур дәрес булды — Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты парламент депутатларына еллык юллама белән чыгыш ясый.

Казанда каты көнкүреш калдыкларын термик зарарсызландыру заводын төзү ниятләнә – Президент

“Безнең бурыч – икътисад үсеше һәм әйләнә-тирәне саклау арасында балансны саклау”, - ди Миңнеханов.