Татар дөньясы

Казахстан башкаласында “Астана татарлары тарихы” китабын тәкъдим иттеләр

Басмада Астана татарларының тарихы һәм аларның төбәктәге сәяси, икътисади, демографик, социаль һәм мәдәни үсешкә керткән өлеше карала.
28.08 17:21

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Астанада, Казахстан Республикасының Милли академик китапханәсендә “Астана татарлары тарихы” монографиясен тәкъдим итү узды, дип хәбәр итә "Дуслык" татар укыту-мәдәни үзәге.

Басма авторы - тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Зөфәр Мәхмүтов.

Басмада Астана татарларының тарихы һәм аларның төбәктәге сәяси, икътисади, демографик, социаль һәм мәдәни үсешкә керткән өлеше карала. Монография киңкырлы чыганакларны анализлау нигезендә язылган: статистик һәм документаль материаллар, революциягә кадәрге, совет чоры һәм хәзерге вакытлы басмалар, шәһәр халкы интервьюсы, истәлекләре һәм мемуарлары.

Монографияне тантаналы тәкъдим итү Астанада башкала һәм якын шәһәрләрдән килгән татарлар каршында узды. Презентация кысаларында Татарстан артистлары концерт программасы тәкъдим итте.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Стрежевой шәһәрендә “Әл-Хәят” мәчетен ачуда катнашачак.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.

Лилия Габдрәфыйкова: Хатын-кызның мәчеткә керә алуы - Мөслимәләр корылтаеның бер казанышы

Ислам мәдәнияте музеенда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган "Таң атканда..." исемле күргәзмә эшли башлады.