Татар дөньясы

Алтай татарлары тарихка багышланган чара уздырган

Чарада катнашучылар үзләренең кече ватаннары - туган яклары тарихлары белән таныштырган.
29.08 20:48

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). Алтай өлкәсендәге "Дулкын" татар мәдәнияте үзәге "Туган ил" дип исемләнгән белем бирү чарасын уздырган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына үзәкнең актив әгъзасы Артем Зиннәтуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, "Дулкын"да ел дәвамында "Алтын мирас" тарих яратучылар берләшмәсе эшли. Əлеге очрашуны да шул берләшмә вәкилләре оештырган.

"Чарада катнашучылар үзләренең кече ватаннары - туган яклары тарихлары белән таныштырды. Аларның чыгышларын эчтәлекле презентацияләр бизәде. Шулай ук татар халкы тарихына багышланган кыска ролик күрсәтелде. Очрашуга килүчеләр мондый чаралар алга таба да дәвам итсен иде, дигән теләген җиткерде", - диде Артем Зиннәтуллин. Сүз уаеннан, татар тарихына багышланган чара Барнаул хакимияте гранты ярдәмендә уздырылган.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Берничә телне белү - көндәшлектә өстенлек

Президент мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсенә игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады.

Р.Миңнеханов федераль үзәк белән шартнамәләрнең әһәмиятен билгеләп узды

“Вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәләр әһәмиятле тарихи роль уйнады”, - дип белдерде Президент.

Һәр районда кооперативлар булдырылырга тиеш — Рөстәм Миңнеханов

Республикада 46 кооператив төзелгән. Безнең максат — аларны ике тапкыр арттырырга, диде Президент.

Банк белән килеп чыккан хәлләр барыбыз өчен дә зур дәрес булды — Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты парламент депутатларына еллык юллама белән чыгыш ясый.

Казанда каты көнкүреш калдыкларын термик зарарсызландыру заводын төзү ниятләнә – Президент

“Безнең бурыч – икътисад үсеше һәм әйләнә-тирәне саклау арасында балансны саклау”, - ди Миңнеханов.