Татар дөньясы

XXVII “Татар яшьләре көннәре”нең рәсми ябылу тантанасы узды

Чарага Татар федераль Милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов та катнашты.
29.08 20:35

(Казан, 29 августа, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген XXVII “Татар яшьләре көннәре”нең рәсми ябылу тантанасы узды. Чарага Татар федераль Милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов та катнашты.

25-29 август көннәрендә Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан җыелган 147 делегат Идел елгасы буйлап “Борис Полевой” теплоходында Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәренә сәяхәт итте.

Музейларда, тарихи урыннарда булу, ял итү һәм яңа дуслар булдырудан тыш, “Татар яшьләрене көннәренең” төп миссиясе – төбәкләрдә булган проблемаларны чишү, яңа проектлар тәкъдим итү иде.

Рәсми булмаган ябылу тантанасы кичә, 28 август көнне, булды. Чара башланыр алдыннан инде гадәткә кергәнчә, ел лидерын сайладылар. Быелгы ел лидеры булып Әстерхан төбәгеннән Данил Хәлморатов билгеләнде.

Ябылу тантанасында катнашырга теләгән делегатлар баштан ук чыгышларын әзерләгән иде. Әмма озак вакытларга күңелдә истә кала торганы булып Миңгол Галиев һәм Луара Шакирҗанова шәкертләре әзерләгән чыгышлар булды. Алар теплоходта эшләп килгән вокал һәм театр осталыгы дәресләре вакытында алган белемнәрен башка делегатлар белән уртаклашты.

Хушлашу һәрвакыт авыр, әмма бу делегатлар кабат очрашырга сүз бирделәр. Үзләренең рәхмәтләрен һәм теләкләрен яшьләр Казан сурәтләнгән кагәзьгә калдырды. Бүген рәсми ябылу тантанасында резолюция кабул ителде. Тәкъдим ителгән резолюция белән барлык делегатлар да бертавыштан риза булдылар, өстәмәләр кертелмәде. 


Делегатлар Зөя утравы белән танышкан арада, теплоходка Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов та кушылды. Ул Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган делегатларга телне, мәдәниятне онытмаска һәм татар булулары белән горурланып яшәргә өндәде.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советына “Россия Федерациясе Мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты килеп иреште.

Татарстан Премьер-министры Казанда ITSF XII Бөтенроссия форумын ачты

Казанның «Корстон» комплексында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты

Менке Конеев фикеренчә, калмыклар туган телләрен өйрәнергә тиешләр һәм алар өйрәнәчәкләр дә.

Уфада композитор Алик Локмановның иҗат кичәсе узачак

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесенең иҗатына багышланган программа “Җырларга күчкән җаным” дип атала.

Оренбургта "Татар кызы" бәйгесендә катнашучылардан гаризалар кабул итү тәмамлана

Җиңүче көз айларында Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак.