Икътисад

Әлмәт 7 млн сумнан артык акча отты

Әлмәт ТОСлары ТР Икътисад министрлыгы оештырган бәйгедә катнашты.
30.08 03:00

(Әлмәт, 30 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт ТОСлары ТР Икътисад министрлыгы оештырган бәйгедә катнашты, дип яза җирле басма.

Бәйгегә үз проектларын тәкъдим иткән 23 ТОСның унысы җиңүче, 11 е призер булды.Әлмәт буенча алар откан грантларның гомуми суммасы 7 млн 692 мең сум тәшкил итә. Бу акчалар әлмәтлеләрнең яшәеш тирәлеген яхшыртуга тотылачак. ТОС-2, ТОС-9А, ТОС-16А, ТОС-17 беренче урынны яуладылар. Икенче урында ТОС-10, ТОС-12А. Өченчедә - ТОС-24, ТОС-7Д, ТОС-7, ТОС-4. Аларның һәркайсына 160 меңнән алып 665 мең сумга кадәр акча биреләчәк.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.