Сәясәт, Җәмгыять

Сораштыру: россиялеләрнең яртысыннан азрагы сәясәт белән кызыксына

Еш кына сәяси темаларга сөйләшергә яратучылар Украинадагы вәзгыять, Россия-Америка арасындагы киеренке мөнәсәбәт, икътисад турында фикер алыша.
30.08 10:37

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Россиялеләрнең яртысыннан күбрәге (53 процент) сәясәт белән кызыксынмый, шул ук вакытта, дуслары һәм якыннары белән аралашуда популяр сәяси темалар Украина һәм АКШ мөнәсәбәтләре булып тора, дип раслый "Иҗтимагый фикер" фонды уздырган сораштыру мәгълүматлары.

Сәяси дискуссия яратучы россиялеләрнең күпчелеге (58%) илдәге сәяси тормыш турында танышлары һәм якыннары белән фикер алыша, иң яраткан темалары — Украина һәм Россиянең һәм АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр. Шул ук вакытта 41 процент респондентлар сәяси тормыш турында сөйләшми, 36 проценты – бу теманы сирәк күтәрә, ә 22 проценты — әлеге өлкәне еш искә ала.

Еш кына сәяси темаларга сөйләшергә яратучылар арасында Украинадагы вәзгыять, Россия-Америка арасындагы киеренке мөнәсәбәт, икътисад, бәя үсү һәм эшсезлек, Сириядәге хәлләр, Владимир Путинның президент буларак эшчәнлеге темалары популяр булып кала.

Социологлар 18 яшьтән өлкәнрәк 104 торак пунктта яшәүче 1500 кешене сораштырган. Статистик хата 3,6 проценттан артмый.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Быел КФУ да "Татар теле, әдәбият, журналистика" программасы буенча 16 бюджет урыны булачак

“Бюджет урыннары шактый: педагогик белем бирү бүлегендә - 25, филологиядә 16 бюджет урыны булачак”, - диде Әлфия Йосыпова.

«Татар-информ» Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Галим Гомәр Саттаров телне саклауда кеше исемнәре зур әһәмияткә ия, дип саный

Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш, һәм исем җисеменә туры килергә тиеш, ди Казан ономастика мәктәбенә нигез салган галим.

“Мәрхәмәтлелек кәрзине” марафонында катнашучы районнар билгеле

Болар – Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары.

Татарстанның аз керемле 2 мең пенсионеры бушлай азык-төлек алачак

Пенсионерларга тиз искерми торган он, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, консерва кебек ризыклар таратыла.