Икътисад, Фән һәм мәгариф

Россиялеләр баланы мәктәпкә җыюга уртача 12,7 мең сум сарыф иткән

Хөкүмәт мәгълүматларына караганда, укучылар саны быел 1 миллион укучыга артачак, шул исәптән беренче сыйныфка 100 мең укучы бара.
30.08 10:15

(Казан, 30 август, "Татар-информ"). Быел россиялеләргә бер баланы мәктәпкә җыю, узган елга караганда, 14 процентка кимрәк бәягә төшкән. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) ясаган телефон сораштыруы күрсәткәнчә, бу максатларга ата-аналар уртача 12,7 мең сум сарыф иткән.

“Известия” язганча, чыгымнар аяк киеме һәм өске киемнән кала, барлык позицияләр буенча кимегән. Мәсәлән, алмаш аяк киеме белән мәктәп формасы ата-аналарга якынча 6,4 мең сумга төшкән (узган елда — 5,9 мең сум). Ә дәреслекләргә якынча 1,2 мең тотылган, портфель, язу-кирәк яракларына - 1,7 мең сум.

Моннан тыш, быел “Мәктәп администрациясе белән ата-аналар арасындагы килешү буенча акча түләү” буенча да чыгымнар кимү билгеләп үтелә. Кагыйдә буларак, сүз мәктәпне саклау һәм сыйныфка төрле җиһазлар сатып алу хакында бара. Уртача алганда, бу максатларга 649 сум бирелә.

Мәктәпкә әзерләү буенча иң зур чыгымнарны социологлар 2015 елда теркәгән. Ул чакта ул 20 026 сум тәшкил иткән.

Хөкүмәт мәгълүматларына караганда, укучылар саны быел 1 миллион укучыга артачак, шул исәптән беренче сыйныфка 100 мең укучы бара.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә; татарча диктантны 10 илдә, 20 төбәктә язачаклар; Казанда Айрат Арсланов урамы барлыкка килде.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Иртәгә Татарстан делегациясе Томск өлкәсендәге Стрежевой шәһәренә юл тотачак.

Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге әтиләре яки әниләре ялгыш юлга басып, тәэмин итүчесез калганнарга да ярдәм кулы суза.

Мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре бизнес ачу серләрен тыңлады

Белгечләр эшмәкәрлекнең авыр яклары, үзенчәлекләре турында сөйләде.

Борынгы Болгарда Мәүлид бәйрәме быел бишенче тапкыр оештырыла

Болгарда 29 ноябрьдә узачак Мәүлид бәйрәмендә мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин катнашуы көтелә.