Икътисад, Җәмгыять

Россия туроператорлары эчке туризмны үстерү өчен 1 миллиард сумлык субсидия алачак

Бу проект киләсе елдан ук эшли башлый ала.
30.08 16:48

(Казан, 30 август, "Татар-информ"). Россиянең Транспорт идарәсе Мәдәният министрлыгы белән берлектә илнең популяр курортларына туристларны ташу буенча яңа субсидияләү механизмын әзерли. Бу проект киләсе елдан ук эшли башлый ала, дип хәбәр итә "Известия".

Шулай рәвешле, Россия туроператорлары Краснодар крае һәм Кырым диңгез курортларында ял итүне оештыру өчен махсус субсидия алырга мөмкин. Басма мәгълүматлары буенча, сүз 1 миллиард сум бүлеп бирү турында бара. Халыкара практикада мондый субсидияләү тәҗрибәсе билгеле. Ул, мәсәлән, Төркиядә һәм Израильдә кулланыла. Анда туроператорлар һәр килгән туристка ала.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советына “Россия Федерациясе Мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты килеп иреште.

Татарстан Премьер-министры Казанда ITSF XII Бөтенроссия форумын ачты

Казанның «Корстон» комплексында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты

Менке Конеев фикеренчә, калмыклар туган телләрен өйрәнергә тиешләр һәм алар өйрәнәчәкләр дә.

Уфада композитор Алик Локмановның иҗат кичәсе узачак

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесенең иҗатына багышланган программа “Җырларга күчкән җаным” дип атала.

Оренбургта "Татар кызы" бәйгесендә катнашучылардан гаризалар кабул итү тәмамлана

Җиңүче көз айларында Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак.