Рәсми Татарстан, Мәдәният, Татар дөньясы

Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанда татарның даһи шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачылды

Тантанада шагыйрьнең килене Рәмзия Такташ та катнашты.
30.08 13:09

(Казан, 30 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның Һади Такташ һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында бөек татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачылды. Аның авторлары - скульпторлар Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Андрей Балашов һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы Асия Миңнуллина. Архитектор - Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Герман Бакулин.

Открытие памятника татарскому поэту Хади Такташу

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарага җыелганнар өчен Такташның биографиясе буенча кыскача мәгълүмат бирелде.

"Бүген барыбызны да Республика, шәһәр көне белән котлыйм. Шундый зур бәйрәмдә матур урында Һади Такташка һәйкәл куела. Республиканың 100 еллыгына әзерләнү уңаеннан, күренекле татар шәхесләренә һәйкәлләр куячакбыз. Әлбәттә, Һади Такташ шигърияткә үзеннән зур өлеш керткән. Яшь шагыйрьләргә үрнәк булырга тиеш", - дип Президент матур урынны сайлаган шәһәр җитәкчелегенә, скульпторларга рәхмәтен җиткерде.

Открытие памятника татарскому поэту Хади Такташу

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгышын Такташ шигыреннән өзек белән ачып җибәрде. "Казаныбызның матур почмагында халыкның шау-гөре белән Такташыбыз яңадан Казан урамына әйләнеп кайтты. Моннан күп еллар элек шушы җиргә килеп, үзенең хезмәтен, театрның суфлер урыныннан башлап киткән кешенең, милләтнең башкаласы булган Казан урамына чыгып басуында аның хезмәтен күреп булыр иде. Репрессия елларында күп шагыйрьләребез телен тешләгән заманнарда ул яшь иҗатчыларны, шагыйрьләрне үзе артыннан ияртеп, үз сүзен әйткән шәхесебез", - дип белдерде Данил Салихов. Ул Татарстан язучылары, композиторлары, рәссамнары һәм башка иҗат әһелләре исеменнән Президентка олы рәхмәтен ирештерде. "һәрчак шулай игътибарлы булдыгыз, булырсыз дип ышаным калабыз. Кылган гамәлләрегез үзегезгә рәхмәт булыр әйләнеп кайтсын!" - диде.

Открытие памятника татарскому поэту Хади Такташу

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге исеменнән Һади Такташ һәйкәленә чәчәкләр кәрҗине куйды, башкалар чәчәкләр салды. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев Һади Такташ шигыренә, Җәүдәт Фәйзи көенә иҗат ителгән "Урман кызы" җырын башкарды. Тантана тәмамлангач та, озак кына таралашмадылар. Иҗади интеллигенция үзара аралашып торды, Такташ турында истәлекләрен барлады.

Открытие памятника татарскому поэту Хади Такташу

Һади Такташның килене Рәмзия ханым Такташ барлык казанлылар өчен моның көтеп алынган вакыйга булуын билгеләп узды. "Бүген китап уку сирәгәйсә дә, уку йортларында, мәктәпләрдә яшьләр әле Такташны укый, шунысы сөендерә. Шундый һәйкәлләр татар классиклары китапларын укырга кирәклеген искәртеп торыр иде. Мин бүгенге көндә дә Такташның китаплары мөмкин кадәр күбрәк бастырылуын теләр идем. Кызганыч, аның уллары Рафаэль һәм Аван бүгенге бәхетле мизгелләр кичергән көннәргә кадәр килеп җитә алмады. Әмма аның оныклары, оныкчыклары бабакайларының иҗатын бик яхшы белә", - ди Рәмзия ханым. Һади Такташның нәсел дәвамчылары - өч оныгы, өч оныкчыгы. Аларның кайберләре Казанда, кайсыларыдыр Мәскәүдә яши. Рәмзия ханым әйтүенчә, алар барысы да Такташ фамилиясен йөртә. Һади Такташ  туганнарының бер өлеше Мәскәүдә, Төркмәнстанда, чит илдә дә туганнары бар.

Һәйкәл ачылышы күптән көтеп алган, куанычлы вакыйга булса да, күңелне тырнап торган нәрсәләр дә юк түгел. "Фикер алышулар барышында төрле бәхәсләр күп булды. Бәлки, йөзен тагы да ошатыбрак ясарга кирәктер дигән сүз дә булды, һәйкәлне үзәккә кую теләген дә җиткергән идек. Әмма безгә һәйкәл шушы урында куелса, Һади Такташ урамы ямьләнеп китәчәк, диделәр. Шәһәр җитәкчелеге шулай хәл итте. Ә урамны ямьләндерергә, халык килү өчен шартлар тудырырга кирәк. Бәлки, җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны кирәктер ", - дип белдерде Рәмзия ханым.

Такташ музее булмавы да борчып тора. "Әлбәттә, без Казанда Такташ музее булуын теләр идек. Аның исеме белән бәйле урыннар бар, әмма анда инде төзелеш, үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә, мемориаль такталар юкка чыккан. Такташ 1925 елдан үлгәнче яшәгән йортны инде сүттеләр. Әгәр Такташка музей да булса, аның турында хәтер тагы да яңарыр иде", - дигән фикердә Рәмзия Такташ. Язучылар берлеге бу мәсьәләне кайгыртсын иде, дигән теләген җиткерде ул

"Бу һәйкәл вакытны гәүдәләндерә, ә ул чор бертөрле генә түгел иде. Без бу һәйкәлдә вакытны чагылдырырга теләдек. Туганнары һәйкәлне һәркайсы үзенчә күзаллый: кемдер әтисен, кемдер бабасын, кемдер абыйсын күз алдына китерергә тели. Ә кеше халыкка инде үз шигырьләре, Казан тарихындагы әһәмияте белән таныш. Шәһәр һәм республика Татарстан тарихында эз калдырган кеше турында үз фикерен белдерергә тиеш", - дип белдерде сынчы Асия Миңнуллина.

Белешмә өчен. Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 январенда элекке Тамбов губернасы Спас өязе (Мордва АССРның Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында ала, 1911 — 1913 елларда уку-укыту эшләре яңачарак корылгач, туган авылыннан утыз чакрымдагы Пешлә мәдрәсәсендә укый.

Беренче империалистик сугыш башлангач, алты балалы Хәйрулла абзый гаиләсенең матди хәле кыенлаша. Шул сәбәпле унөч яшьлек Һади, кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияреп, Бохарага китә. Башта ул бу сәүдәгәрдә хезмәтче малай хәлендә яши, аннары бер байның мануфактура кибетенә приказчик өйрәнчеге булып эшкә керә. Бу чорда ул яшли үк башлаган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам итә, яңадан-яңа шигъри әсәрләрен яза. Болардан «Төркстан Сәхраларында» дигәне Ташкентта нәшер ителә торган «Олугъ Төркстан» газетасының 1918 ел, 21 январь санында басылып чыга. Бу — Һ. Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.

1918 елның көзендә Такташ яңадан Сыркыдыга кайта, ел ярым чамасы китапханәче һәм укытучы булып эшләгәннән соң, 1919 елның көзендә Оренбургка китә, анда «Юксыллар сүзе» газетасында җаваплы секретарь булып эшли, политик курсларда укый. 1921 елда ул яңадан Ташкентка килә һәм анда 1922 елга кадәр «Белем йорты» дигән журналда эшли, Төркстан эшче-диһкан коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта. Бу чорда инде ул шагыйрь буларак тәмам формалашып җитә.

1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яши һәм, ниһаять, үзе күптән омтылган Казанга килә. 1923 елда Казанда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» дигән китабы басылып чыга. Казанда Такташ башта татар театрында суфлер булып, 1923 — 1924 елларда «Чаян», 1925 елда «Октябрь яшьләре», 1926 елда «Авыл яшьләре», 1926 — 1929 елларда «Азат хатын» журналларында эшли. 1929 елда шагыйрь яңадан «Чаян»га әйләнеп кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат булды) шунда эшли.

Һади Такташ 1931 елның 8 нче декабрендә тиф авыруыннан үлә. М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы территориясендәге мемориаль зиратта җирләнгән.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла

27 ноябрьдә үтәчәк дини бәйрәмдә Коръән (Мәүлид) укылачак, вәгазьләр сөйләнәчәк.

Шагыйрь Ленар Шәех ”OEBF-2017” Евразия китап форумында җиңү яулаган

Әдәби фестиваль Нобельнең туган ягы – Швециянең Стоһгольм шәһәрендә уздырылган.

Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Стрежевой шәһәрендә “Әл-Хәят” мәчетен ачуда катнашачак.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.