Мәдәният, Татар дөньясы

Фоат Галимуллин Һади Такташка куелган һәйкәлгә карата фикерен белдерде

"Хәзер Һади Такташның һәйкәленә килеп чәчәк сала алачакбыз", - дип белдерде КФУ профессоры.
30.08 16:18

 (Казан, 30 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Һади Такташка һәйкәл кую өчен бик дөрес урын сайланган, дип саный филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә бүген һәйкәл ачылышында белдерде.

"Бөек шагыйребез Һади Такташка һәйкәл куелуын күп еллар көттек. Совет хакимияте елларында һәйкәлләр кую авыр мәсьәлә иде. Хәтта совет шагыйре булган, киләчәктә үрләрдән коммунизм кыры күренә, дип язган Һади Такташка да һәйкәл урнаштыру мөмкин булмады. Хәзерге көндә бу тормышка ашты. Минем карашка, бик дөрес урын сайлап алынган. Ни өчен дигәндә, монда гына Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов урамнары, хәзер Һади Такташ монда килеп басты. Ерак та түгел Кол Гали бакча уртасында тора, һәм инде үзе исемендәге мәйданда Габдулла Тукай һәйкәле. Шул рәвешле, Кабан күленең бу ягы тулысынча әдәбиятыбыз, сәнгатебезнең алтын баганаларына багышланган урын булып чыкты", - дип белдерде әңгәмәдәш.


Фото: Рамиль Гали

Фоат Галимуллин һәйкәлгә карата фикерен белдереп: "Мин үзем игътибар белән карадым: чын мәгънәсендә шагыйрь гәүдәләнә. Әлбәттә, төрле фикерләр бар, ләкин "Һади Такташ турында истәлекләр" дигән 80 нче елларда чыккан китап бар, анда ул Фатыйх Кәрим белән бергә төшкән, Һади Такташның йөз-кыяфәте, гәүдә тотышы нәкъ шул рәсемдә тасвирланганча. Әлбәттә, скульпторлар пафос өстәгәннәр, өр-яңа әсәр тудырганнар, ләкин нигезен дөрес итеп алганнар дип әйтәсе килә", - диде.

"Мин, Язучылар берлегендә рәис булып эшләгән вакытта, 26 нчы апрель - Шигърият көнендә, Такташның каберенә чәчәк куя идек, ә хәзер инде Һади Такташка, Тукай, Җәлилгә, Пушкинга кебек, һәйкәленә килеп чәчәк сала алабыз. Монысы да әһәмиятле, шуңа күрә әдәбиятыбыз, халкыбыз тарихында моны зур вакыйга дип бәялим. Такташны белүебез, аның белән кызыксынуыбыз бүгенге көннән яңа этәргеч алыр дип уйлыйм", - дип белдерде Фоат Галимуллин. Галим Горький паркындагы каберлекләр мемориаль зиратка әйләнеп, хәзер инде Такташның каберен гел карап торуларын әйтте. "Анда җирләнгән шәхесләр игътибар үзәгендә була бара", - ди ул.

Искәртеп үтик, бүген Казанның Һади Такташ һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында бөек татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачылды. Аның авторлары - скульпторлар Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Андрей Балашов һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы Асия Миңнуллина. Архитектор - Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Герман Бакулин.

Белешмә өчен. Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 январенда элекке Тамбов губернасы Спас өязе (Мордва АССРның Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында ала, 1911 — 1913 елларда уку-укыту эшләре яңачарак корылгач, туган авылыннан утыз чакрымдагы Пешлә мәдрәсәсендә укый.

Беренче империалистик сугыш башлангач, алты балалы Хәйрулла абзый гаиләсенең матди хәле кыенлаша. Шул сәбәпле унөч яшьлек Һади, кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияреп, Бохарага китә. Башта ул бу сәүдәгәрдә хезмәтче малай хәлендә яши, аннары бер байның мануфактура кибетенә приказчик өйрәнчеге булып эшкә керә. Бу чорда ул яшли үк башлаган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам итә, яңадан-яңа шигъри әсәрләрен яза. Болардан «Төркстан Сәхраларында» дигәне Ташкентта нәшер ителә торган «Олугъ Төркстан» газетасының 1918 ел, 21 январь санында басылып чыга. Бу — Һ. Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.

1918 елның көзендә Такташ яңадан Сыркыдыга кайта, ел ярым чамасы китапханәче һәм укытучы булып эшләгәннән соң, 1919 елның көзендә Оренбургка китә, анда «Юксыллар сүзе» газетасында җаваплы секретарь булып эшли, политик курсларда укый. 1921 елда ул яңадан Ташкентка килә һәм анда 1922 елга кадәр «Белем йорты» дигән журналда эшли, Төркстан эшче-диһкан коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта. Бу чорда инде ул шагыйрь буларак тәмам формалашып җитә.

1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яши һәм, ниһаять, үзе күптән омтылган Казанга килә. 1923 елда Казанда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» дигән китабы басылып чыга. Казанда Такташ башта татар театрында суфлер булып, 1923 — 1924 елларда «Чаян», 1925 елда «Октябрь яшьләре», 1926 елда «Авыл яшьләре», 1926 — 1929 елларда «Азат хатын» журналларында эшли. 1929 елда шагыйрь яңадан «Чаян»га әйләнеп кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат булды) шунда эшли.

Һади Такташ 1931 елның 8 нче декабрендә тиф авыруыннан үлә. М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы территориясендәге мемориаль зиратта җирләнгән.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Берничә телне белү - көндәшлектә өстенлек

Президент мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсенә игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады.

Р.Миңнеханов федераль үзәк белән шартнамәләрнең әһәмиятен билгеләп узды

“Вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәләр әһәмиятле тарихи роль уйнады”, - дип белдерде Президент.

Һәр районда кооперативлар булдырылырга тиеш — Рөстәм Миңнеханов

Республикада 46 кооператив төзелгән. Безнең максат — аларны ике тапкыр арттырырга, диде Президент.

Банк белән килеп чыккан хәлләр барыбыз өчен дә зур дәрес булды — Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты парламент депутатларына еллык юллама белән чыгыш ясый.

Казанда каты көнкүреш калдыкларын термик зарарсызландыру заводын төзү ниятләнә – Президент

“Безнең бурыч – икътисад үсеше һәм әйләнә-тирәне саклау арасында балансны саклау”, - ди Миңнеханов.