Мәдәният, Татар дөньясы

Ркаил Зәйдулла: "Тукайдан соң чын асыл халык шагыйре дип мин Такташны саныйм"

Аның һәйкәлен мин җанлырак, киләчәккә омтылган романтик образда күрә идем", - ди шагыйрь.
31.08 08:24

(Казан, 31 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кичә татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачылды. Тантанада катнашкан бик күп татар язучылары һәм шагыйрьләре арасында булган Ркаил Зәйдулла "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә һәйкәл ачылышына карата үз фикерләрен белдерде.

"Һади Такташка һәйкәл кую - ул шатлыклы вакыйга. Гомумән, Тукайдан соң чын асыл халык шагыйре дип мин Такташны саныйм һәм бик күпләр шулай саный, чөнки Такташны бик яраталар, хәзергә кадәр. Ул бит 31 елда бик яшьли үлә, ә шигырьләре һаман актуаль. Бүген дә шигырьләре искермәгән икән, бу инде шагыйрьнең бөеклеге турында сөйли. Баксаң, гап-гади шигырьләре, ләкин шул гадилек артында бик нык катлаулылык, тирән мәгънәвилек ята. Бигрәк тә аның беренче чор иҗаты чын бөек шагыйрьләргә хас иҗат. Аның шигърияте - татар шигъриятендә романтизмның матур үрнәге. Шуңа күрә аның һәйкәлен дә мин җанлырак, киләчәккә омтылган романтик образда күрә идем. Монда, әлбәттә, ул өлкәнрәк тә һәм басынкырак та күренә, чөнки бу безнең чорда куелган һәйкәл. Димәк, скульптор үзе дә сизмәстән, аны безнең чорга тәңгәлләштергән, чөнки бүген басынкылык һәм юашлык заманы, ә Такташ заманы ул үзгәрәк", - дип белдерде Ркаил Зәйдулла.

Язучы Такташка һәйкәл кую турында сүз күптән йөргәнен билгеләп узды. "Бер 50 еллап сүз булды инде, безнең бит татар башта бик күп сөйли, аннан пар чыгып бетә дә, эшләмичә калдыр . Шулай да эшләнгәне сөенечле, күптән түгел Рөстәм Яхинга куелды, шуңа күрә юк түгел, бар бит, шуңа күрә булганына канәгать булырга кирәк", - ди Ркаил Зәйдулла.

Искәртеп үтик, кичә Казанның Һади Такташ һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында бөек татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачылды. Аның авторлары - скульпторлар Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Андрей Балашов һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы Асия Миңнуллина. Архитектор - Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Герман Бакулин. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Бу һәйкәл вакытны гәүдәләндерә, ә ул чор бертөрле генә түгел иде. Без бу һәйкәлдә вакытны чагылдырырга теләдек. Туганнары һәйкәлне һәркайсы үзенчә күзаллый: кемдер әтисен, кемдер бабасын, кемдер абыйсын күз алдына китерергә тели. Ә кеше халыкка инде үз шигырьләре, Казан тарихындагы әһәмияте белән таныш. Шәһәр һәм республика Татарстан тарихында эз калдырган кеше турында үз фикерен белдерергә тиеш", - дип белдерде сынчы Асия Миңнуллина.

Белешмә өчен. Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 январенда элекке Тамбов губернасы Спас өязе (Мордва АССРның Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында ала, 1911 — 1913 елларда уку-укыту эшләре яңачарак корылгач, туган авылыннан утыз чакрымдагы Пешлә мәдрәсәсендә укый.

Беренче империалистик сугыш башлангач, алты балалы Хәйрулла абзый гаиләсенең матди хәле кыенлаша. Шул сәбәпле унөч яшьлек Һади, кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияреп, Бохарага китә. Башта ул бу сәүдәгәрдә хезмәтче малай хәлендә яши, аннары бер байның мануфактура кибетенә приказчик өйрәнчеге булып эшкә керә. Бу чорда ул яшли үк башлаган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам итә, яңадан-яңа шигъри әсәрләрен яза. Болардан «Төркстан Сәхраларында» дигәне Ташкентта нәшер ителә торган «Олугъ Төркстан» газетасының 1918 ел, 21 январь санында басылып чыга. Бу — Һ. Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.

1918 елның көзендә Такташ яңадан Сыркыдыга кайта, ел ярым чамасы китапханәче һәм укытучы булып эшләгәннән соң, 1919 елның көзендә Оренбургка китә, анда «Юксыллар сүзе» газетасында җаваплы секретарь булып эшли, политик курсларда укый. 1921 елда ул яңадан Ташкентка килә һәм анда 1922 елга кадәр «Белем йорты» дигән журналда эшли, Төркстан эшче-диһкан коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта. Бу чорда инде ул шагыйрь буларак тәмам формалашып җитә.

1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яши һәм, ниһаять, үзе күптән омтылган Казанга килә. 1923 елда Казанда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» дигән китабы басылып чыга. Казанда Такташ башта татар театрында суфлер булып, 1923 — 1924 елларда «Чаян», 1925 елда «Октябрь яшьләре», 1926 елда «Авыл яшьләре», 1926 — 1929 елларда «Азат хатын» журналларында эшли. 1929 елда шагыйрь яңадан «Чаян»га әйләнеп кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат булды) шунда эшли.

Һади Такташ 1931 елның 8 нче декабрендә тиф авыруыннан үлә. М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы территориясендәге мемориаль зиратта җирләнгән.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе

Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән килгән делегатлар татар халкының милли һәм дини үзенчәлекләре турында фикер алышты.

17 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Кытайда эш сәфәрендә, Арчада авыл хуҗалыгына багышланган киңәшмә узды, Таһир Якуповка мемориаль такта ачылды.

Хоккейчыларны теләкләре булмауда шелтәли алмыйм – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы остазы ЦСКА хоккейчыларына каршы уенга үз бәясен бирде.

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды

Эмиль Гарипов саклаган капкага боз хуҗалары җавапсыз өч алка кертте.

Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.