Сәясәт

Рәҗәп Тайип Эрдоган: Корбан бәйрәме ислам дөньясында бердәмлекне ныгытачак

Президент шулай ук Мьянманың Аракан штатындагы вазгыятькә дә игътибар юнәлтте. Биредә мөселманнарга каршы җинаятьчел актлар дәвам итә.
01.09 10:53
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»).Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Корбан бәйрәменең ислам дөньясында бердәмлекне ныгытачагына ышаныч белдерде.
 
«Кызганыч ки, быел туктаусыз дәвам иткән конфликтлар һәм көчләүләр Корбан бәйрәменең ямен боза. Бер яктан, бу – Сүрия һәм Гыйрактагы сугыш хәрәкәтләре, икенче яктан, Аракандагы көчләүләр, Төркиядә террорчылыкка каршы көрәш. Боларның барысы да Корбан бәйрәмен тиешенчә билгеләп үтәргә мөмкинлек бирми. Әмма ничек кенә булмасын, Төркия үз территориясендә дә, аннан читтә дә террорчылыкка каршы көрәшне дәвам итәчәк», – диде Эрдоган журналистларга имам Али мәчете янындагы бәйрәм намазыннан соң.
 
Президент шулай ук Мьянманың Аракан штатындагы вазгыятькә дә игътибар юнәлтте. Биредә мөселманнарга каршы җинаятьчел актлар дәвам итә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.

20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән, В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте.

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды

Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң, шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты

Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый

Испаниянең мәдәният һәм спорт министры Хосе Гироа үз командасын карарга Казанга килгән.