Фән һәм мәгариф

Казанның 3 нче гимназиясендә экология сыйныфы ачылды

Дәресләрне республика Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, иҗтимагый экология хәрәкәтләре активистлары үткәрәчәк.
02.09 17:36

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Экология дәресләре, Казан зоопаркы һәм Идел-Кама тыюлыгына экскурсия, агачлар утырту һәм макулатура җыю – әлеге һәм башка табигатьне саклау чаралары ел дәвамында Казанның 3 нче гимназиясенең 1 «а» сыйныфында узачак. Быел Белем көнендә уку йортында экология сыйныфы ачылды. Бу хакта республика Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итә.

В День знаний в казанской гимназии № 3 открылся экологический класс

Табигать турындагы беренче дәресне беренче сыйныфларга республика Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гыйльмиҗанова уздырды. Ул мәктәп укучыларына туган якның табигый байлыклары турында сөйләде. Уку елы барышында балалар республиканың табигате белән якыннанрак танышачак. Бу максатларда 1 «а» сыйныфында атнага ике тапкыр экология дәресләре узачак. Аларны республика Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, иҗтимагый экология хәрәкәтләре активистлары үткәрәчәк.

Уку йортында профиль сыйныфын ачу гимназиядәге данлыклы экологик традицияләрнең дәвамы булып тора. 1990 елның сентябрендә белем бирү учреждениесендә экологик лицей ачылган, ә 1999 елда экологик юнәлешле гимназия статусы бирелгән. Белем бирү йортының директоры Александр Морозов белдерүенчә, зур тормышка экологик яктан белемле кешеләр булып бассын өчен, мәктәп чорында ук балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләргә кирәк. Шул максат белән 3 нче гимназиядә экодәресләр, табигатьне саклау акцияләре һәм әйләнә-тирәне саклау буенча интерактив чаралар үткәрелә.

В День знаний в казанской гимназии № 3 открылся экологический класс

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Данис Зариповның спорттан читләштерелү вакыты төгәлләнде, Галиев мәчетендә Мәүлид бәйрәме узачачак, иң яхшы Коръән-хафиз билгеле булды.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.

Лилия Габдрәфыйкова: Хатын-кызның мәчеткә керә алуы - Мөслимәләр корылтаеның бер казанышы

Ислам мәдәнияте музеенда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган "Таң атканда..." исемле күргәзмә эшли башлады.