Фән һәм мәгариф

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы олимпиадалар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итте

Олимпиада һәм конкурслар югары уку йортларына кергәндә ташламалардан файдаланырга мөмкинлек бирә.
03.09 16:30
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, спорт, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән олимпиадалар һәм башка төрле конкурслар исемлегенә 191 ярышны кертергә тәкъдим итте, дип яза «Российская газета». 
 
Исемлек проектында «Киләчәккә адым», «Ломоносов», «Югары проба», «Йолдыз» кебек традицион олимпиадалар белән беррәттән, «Туган як пейзажы», «Агросәнәгать комплексы – фән, иҗат, рухият», «Мине ХХI гасырда бәяләячәкләр», «Баян һәм баянчылар», татар теленнән Халыкара олимпиада һәм башкалар бар.
 
Мәктәп укучыларына югары уку йортларына кергәндә ташламалардан файдаланырга мөмкинлек бирә торган олимпиадалар исемлегенә 97 ярышны кертергә тәкъдим ителә. Мисал өчен, проектта Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы, «Белемнәр кодексы», «Зөбәрҗәт» олимпиадалары урын алган. 
 
Шунысын да искәртик: хәзерге вакытта исемлеккә 88 олимпиада һәм конкурс кертелгән.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Берничә телне белү - көндәшлектә өстенлек

Президент мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсенә игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады.

Р.Миңнеханов федераль үзәк белән шартнамәләрнең әһәмиятен билгеләп узды

“Вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәләр әһәмиятле тарихи роль уйнады”, - дип белдерде Президент.

Һәр районда кооперативлар булдырылырга тиеш — Рөстәм Миңнеханов

Республикада 46 кооператив төзелгән. Безнең максат — аларны ике тапкыр арттырырга, диде Президент.

Банк белән килеп чыккан хәлләр барыбыз өчен дә зур дәрес булды — Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты парламент депутатларына еллык юллама белән чыгыш ясый.

Казанда каты көнкүреш калдыкларын термик зарарсызландыру заводын төзү ниятләнә – Президент

“Безнең бурыч – икътисад үсеше һәм әйләнә-тирәне саклау арасында балансны саклау”, - ди Миңнеханов.