Татар дөньясы

Европа татар яшьләре форумы узачак көннәр билгеле булды

Яшьләрне быел Берлин кабул итә.
03.09 16:41

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Европа татар яшьләре форумы узачак көннәр тәгаенләнде. Чара быел 29 сентябрь-1 октябрь көннәрендә Германия башкаласы – Берлинда булачак.

Өченче тапкыр үткәрелә торган әлеге җыен Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар яшьләренең Европа берләшмәсе һәм Германиядә яшәүче татар яшьләренең "Аргамак" оешмасы тарафыннан, Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин ярдәме белән оештырыла.

Форум программасында актуаль темаларга фикер алышу, татар биюе буенча мастер-класс, концерт уздыру каралган. Билгеле булганча, Европа татар яшьләре форумының беренчесе Ригада, икенчесе Таллинда узган иде.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.

Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк

Чирмешән кызы Казан (Идел буе) федераль университетында белем ала.

Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый

Атна ахырына кадәр яңгыр иртәгә генә булачак, башка көннәрдә явым-төшем көтелми, дип хәбәр ителә.

Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде, дип саный Искәндәр Гыйләҗев.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанга Португалия икътисад министры килде, Мөхәррәм ае башланды, "Рубин" футболчылары Россия кубогының алдагы раундына узды, карабодай уңышы яхшы.