Фән һәм мәгариф

Иннополис мәктәбендә икенче смена барлыкка килергә мөмкин

Хәзерге вакытта биредә урыннарны арттыру өчен өстәмә персонал туплыйлар һәм яңа сыйныфлар ачалар.
04.09 12:12
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Иннополис мәктәбендә икенче смена барлыкка килергә мөмкин. Хәзерге вакытта биредә булган сыйныфларны киңәйтәләр һәм яңа педагоглар туплыйлар, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында  Иннополис мэры Руслан Шагалиев.
 
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Иннополиста уку-укыту процессы тулысынча бер бинада башкарыла. Бу исә балалар бакчасы өчен өстәмә урыннар булдырырга мөмкинлек биргән.
 
«Без Иннополиска эшкә килгән резидент-компания хезмәткәрләренең берсен дә кире бормыйбыз. Хәзерге вакытта өстәмә сыйныфлар, төркемнәр җыябыз, мәктәпкә өстәмә персонал туплана. Быел икенче сменага да күчәрбез, мөгаен. Безнең ике бинабыз бар, моңарчы аларның берсендә – балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп урнашкан, ә икенчесендә урта һәм өлкән сыйныфлар укый иде. Хәзер уку-укыту процессы тулысынча бер бинада башкарыла. Быел бездә ясле төркеме дә ачылды», – дип белдерде Руслан Шагалиев. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советына “Россия Федерациясе Мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты килеп иреште.

Татарстан Премьер-министры Казанда ITSF XII Бөтенроссия форумын ачты

Казанның «Корстон» комплексында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты

Менке Конеев фикеренчә, калмыклар туган телләрен өйрәнергә тиешләр һәм алар өйрәнәчәкләр дә.

Уфада композитор Алик Локмановның иҗат кичәсе узачак

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесенең иҗатына багышланган программа “Җырларга күчкән җаным” дип атала.

Оренбургта "Татар кызы" бәйгесендә катнашучылардан гаризалар кабул итү тәмамлана

Җиңүче көз айларында Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак.