Татар дөньясы

"Татар-информ"да КФУның Татаристика бүлеге эшчәнлеге белән таныштырачаклар

Бу уңайдан матбугат конференциясе оештырыла.
04.09 13:45

 (Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Казан федераль университетының филология һәм мәдәниара багланышлар Институтына быелгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре, кабул итү үзенчәлекләре һәм белем бирүнең яңа юнәлешләре хакында сөйләшәчәкләр. Матбугат конференциясендә КФУның филология һәм мәдәниара багланышлар Институты җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов, аның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Мирзаһитов, халыкара эшчәнлек буенча урынбасары Гөлнара Садыйкова, Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова катнаша.

Матбугат конференциясе 5 сентябрь көнне сәгать 11дә башлана.

Гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта - pr@tatar-inform.ru

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте

"Якташ" клубы - уку йортындагы татар студентларын берләштергән уникаль оешма.

"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады

Казан командасы турнир таблицасының 10 нчы баскычында калды.

18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Кытайга сәфәр кылды, "Ак Барс" яңа уенчы белән килешү төзеде, Минзәлә театрында "Иблис" премьерасында аншлаг көтелә.

Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бүген дөньякүләм танылган опера җырчысы, баянга кушылып, әтисе язган җырны башкара.

Татарстанда томан төшә һәм җепшек кар явуы көтелә

Төнге һава температурсы -5 градуска кадәр төшә.