Дин

2017 ел хаҗы гадәттән тыш хәлләрсез узган

160тан артык илдән килгән мөселманнар Мәккәдә барлык тиешле йолаларны үтәгәннән соң дүшәмбе көнне туган якларына кайта башлады.
04.09 16:01

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). 160тан артык илдән килгән мөселманнар Согуд Гәрабстанында - Мәккәдә барлык тиешле йолаларны үтәгәннән соң дүшәмбе көнне туган якларына кайта башлады. Быел хаҗ гадәттән тыш хәлләрсез узды, бу Согуд Гәрабстаны хакимияте өчен горурлык, димәк, аларның ике миллион кеше белән идарә итү буенча планы үз нәтиҗәсен күрсәткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә

Хаҗның куркынычсызлык хезмәте башлыгы Халид әл-Харби белдерүенчә, 2017 елның хаҗы вакытында этеш-төртеш очрагы теркәлмәгән. "Тәүлек буе 500 камера күзәтеп тора, алар мониторинг үзәгенә шунда ук сигнал җибәрә", — дигән ул җирле массакүләм мәгълүмат чараларына.

Мондый саклык чарасы 2015 һәм 1990 елларда килеп чыккан фаҗиганы кабатлануын китереп чыгармау белән бәйле, ул вакытта этеш-төртештә 800 (рәсми булмаганы - 2,2 меңнән артык кеше) һәм 1,4 меңнән артык кеше һаләк булган иде.

Җирле хакамият шимбә көнне хаҗ гадәттән тыш хәлләрсез узды дип белдергән, хроник авырулардан бик олы яшьтәге хаҗиларның үлү очраклары гына теркәлгән.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Яшь тарихчылардан экскурсия: Казанның иң матур мәчетеннән алып Пләтән төрмәсенә кадәр

“Казань глазами инженера” проекты кысаларында Казанның Пләтән бистәсе буйлап экскурсия узды.

Юто Хишияма: Рус теле уңайлырак, дип, татар теленнән баш тарту милләтнең бетүенә китерә

Япон галиме фикеренчә, татар телен кирәкле һәм файдалы итү татарларның үзләреннән тора.

22 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты вәкиле М.Бабаев белән очрашты, синоптиклар кырау төшүе турында кисәтә.

Рамил Курамшин юбилей кичәсе уздыра

Программада халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

«Сөембикә» журналы Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган

Авыл тормышы «Сөембикә»нең гомер-гомергә төп темаларының берсе булды.