Дин

Ефәк юлы, Җир буенча барып, Күккә илтергә тиеш – митрополит Феофан

"Рухи ефәк юлы: Иҗат. Берләшү" дип исемләнгән II фәнни халыкара конференциядә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да катнашты.
05.09 07:48

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә, 4 сентябрьдә, Болгарда дин галимнәренең  "Рухи ефәк юлы: Иҗат. Берләшү" II фәнни халыкара конференциясе уздырылды. Чарада Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

“Ефәк юлы - товар белән алыш-биреш итү генә түгел, ә цивилизацияләр тоташкан урын, - дип билгеләде митрополит Феофан конференциядәге чыгышында. - Бөек Ефәк юлы буенча кем йөргән? Төрле дин, мәдәният һәм милләт вәкилләре. Әлеге юл аша халыкларның үзара багланышлары барган.

“Кешене үзәккә куеп, Аллаһны онытырга” дигән сүзләрне хәзер еш әйтәләр, ләкин бу очракта үзеңнең иманыңны һәм рухи кыйммәтләреңне саклап калу омтылышы кирәклеге тагын да көчәя. Аллаһның закончылыкларын бозу - үзеңне һәлак итүгә юл. Мин күп мөселманнар белән аралашканым бар, ләкин алар мине беркайчан да ышануларымнан кире кайтарырга тырышмадылар. Исламга карата ышанычны террорчылар бетерергә тели. Ялган идеяләр белән кешеләр арасын боза, аларны аера башладылар. Безнең Рухи Ефәк юлыбыз бер булырга - Җир буенча барып, Күккә илтергә тиеш”, - диде митрополит үз чыгышында, диелә матбугат хәбәрендә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.