Дин

Татарстанга илаһият белгечләре җыелды

"Рухи Ефәк юлы: Иҗат. Берләшү" II халыкара фәнни-илаһият белеме конференциясендә 200 дән артык дин белгече фикер алыша.
05.09 11:34
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова.) 3-5 сентябрь көннәрендә Татарстанда «Рухи Ефәк юл: Иҗат. Берләшү" II халыкара  фәнни-илаһият белеме конференциясе бара. Бүген “Корстан” мәдәни күңел ачу һәм сәүдә үзәгендә дини форум үз эшчәнлеген дәвам иттерә.
 
Халыкара проектта Россиянең дин әһелләре, мөфтиләр, илаһият белгечләре, Россия, Кытай, Казакстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан мәселман оешмалары җитәкчеләре һәм мөгалимнәр катнаша.
 
 
Конференциядә катнашучылар берничә секциягә бүленеп эшләячәк. Шулай ук проект барышында түгәрәк өстәл оештыру да каралган. Бу конференция Россия, Кытай, Үзәк Азия мәмләкәтләре һәм Европа илләренең дини идарәләре, шулай ук дини оешмаларының үзара хезмәттәшлек итү мәйданы булып тора. Анда заманның көнүзәк мәсьәләләренә уртак караш булдыру күздә тотыла.  Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшүдә тәҗрибә алмашалар. Конференциядә ислам дине тынычлык дине буларак карала. Дин белгечләре яшьләрне гадилек, дуслык һәм дини түземлелек кебек гомумкешелек кыйммәтләрендә тәрбияләү турында фикер алыша.
 
Мәгълүм булганча, фәнни илаһият белеме конференциясенең беренчесе 2016 елның июль  аенда Кытайның  Өремче шәһәрендә узган иде.
 
Халыкара проект  Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин башлангычы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.

20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән, В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте.

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды

Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң, шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты

Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый

Испаниянең мәдәният һәм спорт министры Хосе Гироа үз командасын карарга Казанга килгән.