Дин

Рушан хәзрәт Аббасов: Ислам диненең асылын күрсәтергә тиешбез

Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары "Рухи Ефәк юлы: Иҗат. Берләшү" II халыкара фәнни-илаһият белеме конференциясендә катнаша.
05.09 12:18

 (Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүгенге катлаулы чорда  илаһият фәне белгечләре ислам диненең асылын танырга, башкаларга аңлатырга тиеш. Бу хакта бүген "Татар-информ" хәбәрчесенә Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов әйтте.

Бүген "Корстон" мәдәни күңел ачу һәм сәүдә йортында "Рухи Ефәк юлы: Иҗат. Берләшү" II халыкара фәнни-илаһият белеме конференциясе дәвам итә. Рушан хәзрәт Аббасов халыкара проектта "Экстремизмга каршы көрәштә, мөселман оешмаларының тәҗрибәсен уртаклашу" секциясен алып барды.

“Конференциянең программасы бик бай, - ди Рушан Аббасов. – Мондый масштабта уздырылучы бу инде икенче конференция. Беренчесендә дә үсеш һәм берләшү мәсьәләләрен күтәреп чыккан идек. Ислам дине иҗат, берләшү дине, һич кенә дә таркату түгел. Бу хакта изге Китапта да әйтелгән. Менә мондый очрашулар, форумнар исламның асылын аңларга өйрәтә, экстремизм, террорлыкка каршы тору механизмнарын төшенергә ярдәм итә. Шуңа да бүген“Конференциядә дүрт секция эшли. Болар : «Иҗат һәм берләшү - ислам кыйммәтләренең нигезен тәшкил итә”, "Экстремизмга каршы көрәштә, мөселман оешмаларының тәҗрибәсен уртаклашу”, “Ефәк юлында ислам: тарих һәм хәзерге заман”, “Евразия киңлекләрендә ислам белеменең үсеше: гореф-гадәтләр һәм  алгарыш”. Илаһият белгечләре, тарихчылар, дин әһелләре үзара тәҗрибә уртаклашачак. Конференциягә Кытай, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан һ.б. җирләрдән дә килделәр”. 
 
2018 елда  халыкара фәнни-илаһият белеме конференциясенең өченчесе  Кыргызстанда оештырылыр, дип көтелә. Кыргызстан мөфтие тарафыннан киләсе елга чакыру алынган. Проект авторлары конференция эшчәнлегенә зур өметләр багълый.
 
Исегезгә төшереп узабыз: “Рухи Ефәк юлы: Иҗат. Берләшү" II халыкара фәнн-илаһият белеме конференциясе Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин инициативасы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.

Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк

Чирмешән кызы Казан (Идел буе) федераль университетында белем ала.

Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый

Атна ахырына кадәр яңгыр иртәгә генә булачак, башка көннәрдә явым-төшем көтелми, дип хәбәр ителә.

Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде, дип саный Искәндәр Гыйләҗев.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанга Португалия икътисад министры килде, Мөхәррәм ае башланды, "Рубин" футболчылары Россия кубогының алдагы раундына узды, карабодай уңышы яхшы.