Фән һәм мәгариф

18 cентябрьдә КФУның татар теле курслары эшли башлый

Быел татар телен өйрәнергә теләүчеләр узган ел белән чагыштырганда күбрәк.
05.09 13:00

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Гүзәл Насыйбуллина). Ел саен көз көне Казан федераль университеты тарафыннан үткәрелә торган түләүсез татар теле курслары быел 18 сентябрьдән башланачак. Бүгенге көндә КФУ сайтының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бүлегенә кереп, электрон теркәлү үтәргә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова хәбәр итте.

Хәзерге вакытта татар теле курсларына инде 530 кеше теркәлгән. Курсларга язылу әле тәмамланмаган булса да, татар телен өйрәнергә теләүчеләр былтыргыга караганда күбрәк җыелган. Узган елда курслар башланганда 480 кеше исәпләнгән.

“Бу курслар шундый зур масштаб белән 2011 елдан бирле үткәрелә. Беренче елда татар телен өйрәнергә 1200 ләп кеше язылган иде. 52 төркемгә бүленеп, татар теленә өйрәтү башкарылды. Аннары инде “Ана теле” онлайн мәктәбе эшли башлагач, курсларга язылучылар саны бераз кимеде. Әмма ел саен без 500-600 тирәсе Казан халкын теркәп, бу курсларда татар теле укытабыз. Шунысы кызыклы: еллар дәвамында йөргән курсистларыбыз бар. Курсларда укуны А1дән башлаганнар аннары А2, В1 дәрәҗәсендә укып, таныклык ала. Алар бу курсларны үзләре өчен кирәкле саный”, - ди Әлфия Йосыпова.

Курсларга телне оныткан татарлар, катнаш гаилә вәкилләре, мәктәп балалары, эш буенча татар телен белү ихтыяҗы туган кешеләр килә. Татар телен өйрәнергә теләк белдерүчеләрне телне белү дәрәҗәсенә карап, төркемнәргә бүләләр. Яшь буенча бүленеш юк – олылар да, кечкенәләр дә бергә укый. 3 ай дәвамында алар атнасына ике тапкыр өчәр сәгать шөгыльләнә. Курсны тәмамлаганнан соң аларга татар теле курсларын узу турында таныклык бирелә.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте

"Якташ" клубы - уку йортындагы татар студентларын берләштергән уникаль оешма.

"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады

Казан командасы турнир таблицасының 10 нчы баскычында калды.

18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Кытайга сәфәр кылды, "Ак Барс" яңа уенчы белән килешү төзеде, Минзәлә театрында "Иблис" премьерасында аншлаг көтелә.

Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бүген дөньякүләм танылган опера җырчысы, баянга кушылып, әтисе язган җырны башкара.

Татарстанда томан төшә һәм җепшек кар явуы көтелә

Төнге һава температурсы -5 градуска кадәр төшә.