Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мьянма мөселманнарына ярдәм итәчәге турында белдерде

Татарстан мөфтие әйтүенчә, кыерсытылган рохинджа халкына "Зәкят" фонды аша ярдәм оештырылачак.
05.09 13:07

(Казан, 5 сентбярь, “Татар-информ”, Айгөл Мотыйгуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мьянма мөселманнарына ярдәм итәргә теләген җиткерде. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда белдерде.

“Без һәрвакыт терроризм һәм экстремизм очракларына каршы. Әгәр күрше илләрдә берәр нәрсә булса, һәрвакыт Эйфель манарасын матәм төсләре белән яктырталар. Әмма хәзер бу әйбер күзәтелми. Бу бит меңләгән кеше! Аларның каннары Европа кешеләренең каннарына караганда түбәнрәк бәяләнәмени?” - дип белдерде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мьянма мөселманнарына ярдәм итәргә әзер булуны белдерде. “Без кешеләрнең игътибарын бу проблемага җәлеп итәбез. Үзебезнең “Зәкят” фонды аша акча җыеп, кешеләргә җиткерәсебез килә. Бангладеш чиге янында качаклар лагере бар. Без аларга ярдәм итә алырбыз дип уйлыйм”, - диде мөфти.

Искәртеп үтик: Мьянманың (Бирма) Ракхайн (Аракан) штатында рохинджа халкы яши, алар 800 меңнән алып 1,1 миллионга кадәр дип исәпләнә. Мьянма җитәкчелеге рохинджаларны Бангладештан күченеп килгән халык дип саный һәм аларның хокукларын чикли. БМО рохинджаларны дөньядагы иң кыерсытылган халыкларның берсе дип саный. Рохинджа халкын кыерсытулар кан коюга кадәр китереп җиткерә. Соңгы бәрелеш 2016 елның октябрендә килеп чыкты, Ракхайн штатына армия кертелде. 20 меңнән артык мөселман Бангладешка качты. Соңгы араларда эшләр тагын кискенләште – 25 августта хәрбиләр белән бәрелештә 400 кеше һәлак булды, 90 меңнән артык рохинджа кешесе Бангладешка качты. Узган якшәмбедә Мәскәүдә Мьянма мөселманнарын яклап митинг узды, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерү ясадылар.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Президент республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән спортчы Андрей Ларьковка, аның беренче тренеры Владимир Махаловка уңышлар теләде.

Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды

«Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла.

Татарстан һәм Башкортстан журналистларына ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды

Төркиянең Кастамону шәһәрендә Казахстан шагыйре Магҗан Җомабаев елы ачылышы узды.

Илшат Фәрдиев Андрей Ларьковны Олимпиадада көмеш медаль алуы белән котлады

Соңгы ике көндә Татарстан спортчылары Анна Нечаевская һәм Андрей Ларьков атказанган спорт мастерлары булды, диелә котлауда.

Татарстан спортчысы Андрей Ларьков Олимпиадада көмеш медаль алды

Спортчы Россия җыелма командасында чаңгы ярышларында икенче булды.