Дин

Казанда суфи Әбү Бәкр Каландар Руминың китабын тәкъдим иттеләр

Алтын Урда чоры дин галименең хезмәте "Рухи Ефәк юлы: Иҗат. Берләшү" II халыкара фәнни-илаһият белеме конференциясе кунаклары игътибарын җәлеп итте.
05.09 15:15

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген “Корстон” мәдәни күңел ачу һәм сәүдә үзәгендә "Рухи Ефәк юлы: Иҗат. Берләшү" II халыкара фәнни-илаһият белеме конференциясе барышында суфи Әбү Бәкр Каландар Руминың “Каландар-намә " дигән китабы тәкъдим ителде. 

Яңа гына нәшрияттан чыккан хезмәт белән "Әбү Бәкр Каландар Руминың “Каландар-намә ": илаһият белеме һәм тарихи аспектлары” дип аталган түгәрәк өстәл утырышында таныштылар. Анда Россия һәм чит төбәкләрдән килгән дин әһелләре, галимнәр, мөгаллимнәр катнашты.

Әбү Бәкр Каландар Руми китабы Россия мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең кереш сүзе белән башлана. “Каландар-намә” Урта  гасырның үзенчәлекле кулъязмаларыннан санала. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты әле аны берничә ел элек кенә эзләп тапты. Биредә Алтын Урда дәүләте чорында илаһият белеме хакында тулы мәгълүмат бар”,- ди Равил хәзрәт Гайнетдин.
 
Әлеге әсәрне басмага Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханнарын өйрәнү үзәге әзерләде.  Алтын Урда чорындагы дин белгече Әбү Бәкр Каландар Руминың әлеге данлыклы әсәрен фарсы теленнән русчага Исмәгыйл Гыйбадуллин һәм Миләүшә Шәмсемөхәммәтова тәрҗемә итте. Проектның авторлары – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханнарын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев белән Россия мөфтиләре советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов.
 
 “Каландар-намә ” - фарсы әдәбиятының үзенчәлекле әсәре булып санала. Суфи Әбү Бәкр  Каландар  Руми тарафыннан XIV гасырда Кырымда язылган. Әлеге саллы хезмәтне проект авторлары Россия һәм чит ил дин белгечләренә таратырга исәпли. “Каландар-намә” китабы 500 нөсхәдә басылды. Тарих институты шулай ук "Каландар-намә” гә коментарийлар китапчыгы да әзерләде. 
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Быел КФУ да "Татар теле, әдәбият, журналистика" программасы буенча 16 бюджет урыны булачак

“Бюджет урыннары шактый: педагогик белем бирү бүлегендә - 25, филологиядә 16 бюджет урыны булачак”, - диде Әлфия Йосыпова.

«Татар-информ» Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Галим Гомәр Саттаров телне саклауда кеше исемнәре зур әһәмияткә ия, дип саный

Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш, һәм исем җисеменә туры килергә тиеш, ди Казан ономастика мәктәбенә нигез салган галим.

“Мәрхәмәтлелек кәрзине” марафонында катнашучы районнар билгеле

Болар – Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары.

Татарстанның аз керемле 2 мең пенсионеры бушлай азык-төлек алачак

Пенсионерларга тиз искерми торган он, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, консерва кебек ризыклар таратыла.