Җәмгыять, Дин

Ислам мәдәнияте музеенда “Ислам сәнгатендә пәйгамбәр сүзе” күргәзмәсе ачыла

Әлеге күргәзмәдә ислам сәнгатенең этник күптөрлелеге белән танышырга мөмкин.
05.09 15:30

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). 6 сентябрьдә сәгать 10да Ислам мәдәнияте музеенда “Ислам сәнгатендә пәйгамбәр сүзе” күргәзмәсе ачыла, дип хәбәр итә музей матбугат хезмәте.

Биредә беренче тапкыр XIII-XIX гасырлар мөселман сәнгатенең Россия, Бөекбритания, Германия һәм Нидерланд шәхси коллекцияләреннән 27 сирәк очрый торган предмет тәкъдим ителәчәк.

Республикада яшәүчеләр һәм башкала кунаклары архитектура, мәчет һәм өй җиһазлары, көндәлек кирәк-яраклар, каллиграфия һәм гыйбадәт предметлары мисалында ислам сәнгатенең этник күптөрлелеге белән таныша ала.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде, “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала, диде Вячеслав Никонов.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте

Закон проекты буенча фикер алышу бер сәгатьтән артык дәвам итте һәм депутатлар күп төзәтмәләр кертте.

Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала

Милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты ана телен укыту сәгатьләрен кыскартуны күз алдында тотмый, диде Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

Мәчет ачылышында Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин чыгыш ясаган.