Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Юлда кече яшьтәге мәктәп балаларының иминлеген тәэмин итү буенча акция старт алды

“Күренеп тор” проекты 1нче-3нче сыйныф укучыларына яктылык кайтаргыч элементлар өләшергә тәкъдим итә.
05.09 16:08

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", Оксана Романова). Татарстан башкаласында “Күренеп тор” иҗтимагый акциясе старт алды. Әлеге чара тәүлекнең караңгы вакытында балалар катнашында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга юнәлтелгән. “Күренеп тор” проекты 1нче-3нче сыйныф укучыларына яктылык кайтаргыч элементлар (рюкзак, каеш, сумкага тагыла торган әйберләр; киемгә ябыштырыла торган термоаппликацияләр) өләшергә тәкъдим итә. Бу хакта "Татар-информ"га акциянең инициаторы Сергей Колосов хәбәр итте.

Билгеле булганча, әгәр җәяүледә яктырткыч кайтаргыч элементлары булса, машина йөртүчеләр аны якын фаралар белән 150 метр, ә ерак фаралар белән 400 метр ераклыктан күреп алачак.

Уйланганны гамәлгә ашыру өчен, "Инициативалар картасы" платформасы аша акча җыю игълан ителде. Казанның 2100 кече сыйныф укучысын яктылык кайтаргыч элементлар белән тәэмин итү өчен 213 мең 161 сум җыярга кирәк. Ачык сметада күрсәтелгәнчә, әлеге акчага бушлай укучыларга өләшү өчен стикер, асылма, SLAP-беләзекләр, такма билгеләр сатып алу, шулай ук видеопрезентация һәм чаралар үткәрү планлаштырылган.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе

Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән килгән делегатлар татар халкының милли һәм дини үзенчәлекләре турында фикер алышты.

17 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Кытайда эш сәфәрендә, Арчада авыл хуҗалыгына багышланган киңәшмә узды, Таһир Якуповка мемориаль такта ачылды.

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды

Эмиль Гарипов саклаган капкага боз хуҗалары җавапсыз өч алка кертте.

Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Haier проектларын чынга ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирде

Татарстан Президенты Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы белән очрашты.