Фән һәм мәгариф

Татарстанда БДИ һәм ТДИ бирүнең өстәмә вакыты старт алды

Имтихан бирүчеләр рус теленнән сынау тотты.
05.09 16:19

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда, гомумән Россия буенча, Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнары (БДИ һәм ТДИ) бирүнең өстәмә вакыты башланды. Республикада бердәм дәүләт имтиханын 21 катнашучы, ә төп дәүләт имтиханын 1176 кеше бирә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында җиткерделәр.

"Сентябрь аенда имтиханны 11нче сыйныфтан соң тапшырыла торган дәүләт йомгаклау аттестациясен үтмәүчеләр, яки бер яки берничә төп фән буенча канәгатьләнерлек билге алмаучылар бирә", –  дип аңлаттылар департаментта.

Хәбәр ителгәнчә, имтихан тапшыру пунктлары бик аз санда билгеләнгән. Мәсәлән, Казанда бер генә мондый урын эшли. Төп Дәүләт имтиханы Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Чаллыда үткәрелә.

Бүген БДИ һәм ТДИ катнашучылары рус теленнән имтихан тапшырган, 8 сентябрьдә математика буенча булачак.

Төп дәүләт имтиханын бирүчеләр 11 сентябрьдә рус әдәбияты, тарих, биология, физика буенча сынау тотачак; 13 сентябрь – җәмгыять белеме, химия, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, география; 15 сентябрь – чит ил телләре.

19 һәм 21 сентябрьгә БДИ һәм ТДИ буенча төп резерв көннәр билгеләнгән.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.

Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк

Чирмешән кызы Казан (Идел буе) федераль университетында белем ала.

Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый

Атна ахырына кадәр яңгыр иртәгә генә булачак, башка көннәрдә явым-төшем көтелми, дип хәбәр ителә.

Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде, дип саный Искәндәр Гыйләҗев.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанга Португалия икътисад министры килде, Мөхәррәм ае башланды, "Рубин" футболчылары Россия кубогының алдагы раундына узды, карабодай уңышы яхшы.