Фән һәм мәгариф, Архив

Илсур Метшин Казанның 83нче физика-математика лицеенда мәрхәмәтлелек дәресе үткәрде

Мәрхәмәтлелек дәресләре башкала мәктәпләрендә икенче ел рәттән “Мәрхәмәтле Казан” шәһәр проекты кысаларында уза.
05.09 16:45

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген, Халыкара хәйриячелек көнендә, Казан мэры Илсур Метшин башкаланың Идел Буе районындагы 83нче физика-математика лицеенда 1нче "А" сыйныф укучыларына мәрхәмәтлелек дәресе үткәрде. Беренче сыйныф укучылары шәһәр башлыгына яхшы эшләр көндәлегенә язылган гамәлләре турында сөйләде. Аны укучыларга 1 сентябрьдә мэр исеменнән бүләк иттеләр. Мэр беренче сыйныф укучыларына якынлашып килүче шәһәрнең игелек ярминкәсе турында бәян итте һәм, үз көнеңне елмаеп, ата-аналарыңа яхшы мөгамәләдән башларга кирәклеген аңлатты. Бу хакта Казан шәһәре Думасы аппаратының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәрхәмәтлелек дәресләре башкала мәктәпләрендә инде икенче ел рәттән, “Мәрхәмәтле Казан” шәһәр проекты кысаларында уза. Быел аларны беренче сыйныф укучылары өчен барлык мәктәпләрдә спортчылар, артистлар, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, ягъни 100дән артык танылган казанлы үткәрә. Алар арасында – "Ак Барс" хоккейчылары Владимир Ткачев, Андрей Чебышев һәм Станислав Галиев; Беренче каналның "Тавыш" финалисты, республиканың атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина бар.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Эш эзләүчеләргә "Казан ярминкәсе"ндә 700 эш урыны тәкъдим ителәчәк

20-22 февральдә “Мәгариф. Карьера” күргәзмәсендә “Эш урыннары ярминкәсе” уздырыла.

2017 елда Татарстанда 17 муниципаль архив ремонтланды

Архивларны төзекләндерү мөһим документларның сакланышын тәэмин итә.

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган нәфис фильм тәкъдим ителде

Фильм Шиһабетдин Мәрҗани еллыгы уңаеннан төшерелгән.

Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясе Югары Советы Бюросы утырышында катнашты

Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр белән эшләүдә Татарстан проекты — “Халык контроле” билгеләп үтелде.

Төркиядә Шиһабетдин Мәрҗанинең төрек телендә китабы басылачак

Китапны тәкъдим итү кичәсе 2018 елның октябрь-ноябрь айларында көтелә.