Татар дөньясы

"Татар яшьләре көннәре"ндә баштанаяк үз мәдәниятебезгә чумабыз – Раилә Низаметдинова

Марий Эл республикасы делегаты форумнан үзенә көч, дәрт алуы турында сөйләде.
05.09 20:19

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). "Татар яшьләре көннәре"нең Марий Эл республикасы делегаты Раилә Низаметдинова  форумнан үзенә көч, дәрт алуы турында сөйләде.

“Татар яшьләре көннәре”ндә баштанаяк үз мәдәниятебезгә чумабыз”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Раилә Низаметдинова. – Милли мотивлар белән үзебездә өстәмә көч, дәрт табабыз. Бу форумда үземә яңа дуслар таптым. Шулай ук мастер-класслар, экскурсияләр дә уңай тәэсирләр калдырды. Шәһәрләрдәге каршы алу да бик ошады. Нинди генә шәһәрдә булмасын татарлар бик кунакчыл халык”.

Раилә Низаметдинова Марий Эл Республикасында яши, туган телен камил белә. Раилә үз республикасында “Бердәмлек” татар яшьләре союзы вәкиле. “Татар яшьләре көннәре” кебек форумнардан мин үземә иҗади илһам алам”, – ди ул.

Раилә Низаметдинова татар бизәкләрен кулланып, Ислам стилендәге киемнәр һәм аксессуарлар чыгара. “Бу кызыксынуым каян барлыкка килүен дә төгәл әйтә алмыйм. Бәлки бу йөрәк кушуыдыр”, – диде Раилә.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 август көннәрендә “Татар яшьләре көннәре” форумы узды. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан килгән 147 делегат “Борис Полевой” теплоходында Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт итте.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.