Хәвеф-хәтәр

Казан фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләренә 6 миллион сум хезмәт хакы бурычы түләнгән

Прокуратура Казан институтның 178 хезмәткәренә хезмәт хакы түләмәү фактын ачыклаган.
05.09 20:47

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда прокуратура тикшергәннән соң, фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләренә 6 миллион сумлык хезмәт хакы бурычы түләнгән, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Татарстанның махсус режим объектларында канун үтәлешен күзәтү буенча Казан прокуратурасы Казан химия фәнни-тикшеренү институтында 178 хезмәткәргә агымдагы елның май – июль айларына 6,3 миллион сумлык хезмәт хакы түләмәү очрагын ачыклаган.

Әлеге факт буенча прокуратура директор вазифаларын вакытлыча башкаручыга карата “Хезмәт кануннарын һәм башка норматив хокукый актларны эченә алган нормаларны бозу” маддәсе буенча административ эш ачкан.

Тикшерү материаллары белән карар республиканың Хезмәт буенча дәүләт инпекциясенә җибәрелгән. Күзәтчелек идарәсе катнашыннан соң хезмәткәрләргә хезмәт хакы буенча бурыч тулысы белән түләнгән.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Илфар хәзрәт Хәсәнов Татарстандагы мөселман яшьләре хәле күпкә яхшырак дип саный

"VI мөселман яшьләре форумының максаты - яшьләрнең җәмгыятьнең бер өлеше икәнен аңлату", - диде хәзрәт .