Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Халыкара мөселман киносы фестивален озын иҗади гомер көтүенә ышанам

Бүген Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIII Халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасы узды.
05.09 21:24

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIII Халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Казан кабат дөнья мәдәнияте һәм рухи традицияләр кисешкән үзәккә, профессионаллар һәм кино яратучыларны җыючы ноктага әверелде», – диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында.

Аның белдерүенчә, мөселман киносы фестивале елдан-ел тамашачының күңелен яулый һәм илнең, дөньяның киносәнгатендә абруйлы бәйге буларак ныгый бара.

«Шунысы сөендерә: элек фестивальдә катнашкан төрле илләрнең кинематографистлары үзләренең яңа фильмнарын тәкъдим итү өчен кабат Казанга килә. Татарстан осталарының әсәрләре Россия һәм халыкара кино фестивальләрендә уңышлы катнаша. Ә республика халкы түземсезлек белән фестивальне көтә», – дип ассызыклады Татарстан Президенты.

«Казан халыкара мөселман киносы фестивален озын иҗади гомер көтүенә ышанам», – диде Татарстан Президенты.

Мөселман киносы фестивале Казанда 5-11 сентябрьдә узачак. Ул 2005 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм Россиянең иң эре кино фестивальләреннән санала.

2017 елның конкурс программасында 27 илдән 60 фильм катнашачак.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде, “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала, диде Вячеслав Никонов.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте

Закон проекты буенча фикер алышу бер сәгатьтән артык дәвам итте һәм депутатлар күп төзәтмәләр кертте.

Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала

Милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты ана телен укыту сәгатьләрен кыскартуны күз алдында тотмый, диде Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

Мәчет ачылышында Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин чыгыш ясаган.