Спорт

Казанда Россия боҗралы узышлар сериясенең соңгы этабында автомобиль уйнатылачак

Узышларда биш техник класста 100гә якын спортчы катнашачак.
05.09 21:53
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). 23 һәм 24 сентябрьдә “Kazan Ring” боҗралы трассасында Россия боҗралы узышлар сериясенең җиденче – соңгы этабы узачак. 10 хәлиткеч узышта 100 катнашучы арасыннан төрле техник класста 5 җиңүче билгеләнәчәк, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.
 
Автоспорт җанатарлары өчен әлеге узышлар чын бәйрәм булачак: алар танылган узышчыларны якыннан күрә, автомобиль уйнатылуда катнаша алачак. Шимбә һәм якшәмбе көнне автодромда 5 ярыш узачак. “Kazan Ring” узышларына керү бушлай.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.