Спорт

"Нефтехимик" хоккей командасы чираттагы тапкыр оттырды

Түбән Кама хоккейчылары 3:0 исәбе белән отып барган матчта җиңүне кулдан ычкындырды.
05.09 22:18
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккей командасы Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында рәттән өченче җиңелү ачысын татыды. “Нефтехимик” бүген кунакта “Сочи” командасына оттырды – 3:5.
 
Шунысы игътибарга лаек: Түбән Кама хоккейчылары 3:0 исәбе белән отып барган матчта җиңүне кулдан ычкындырды.
 
Әлеге җиңелүдән соң “Нефтехимик” Көнчыгыш конференциянең 11 нче урынына тәгәрәде.
 
8 сентябрьдә “Нефтехимик” читтә “Слован” белән очраша.
 
КХЛ. Даими чемпионат. «Сочи» (Сочи)  – «Нефтехимик» (Түбән Кама)  – 5:3 (1:3, 1:0, 3:0). Голлар: Захарчук, 18:30. Хохлов, 27:29. Падакин, 41:22, 45:53. Лапенков, 57:20 – Авцин, 10:51. Хайруллин, 11:19. Рау, 11:42.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Берничә телне белү - көндәшлектә өстенлек

Президент мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсенә игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады.

Р.Миңнеханов федераль үзәк белән шартнамәләрнең әһәмиятен билгеләп узды

“Вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәләр әһәмиятле тарихи роль уйнады”, - дип белдерде Президент.

Һәр районда кооперативлар булдырылырга тиеш — Рөстәм Миңнеханов

Республикада 46 кооператив төзелгән. Безнең максат — аларны ике тапкыр арттырырга, диде Президент.

Банк белән килеп чыккан хәлләр барыбыз өчен дә зур дәрес булды — Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты парламент депутатларына еллык юллама белән чыгыш ясый.

Казанда каты көнкүреш калдыкларын термик зарарсызландыру заводын төзү ниятләнә – Президент

“Безнең бурыч – икътисад үсеше һәм әйләнә-тирәне саклау арасында балансны саклау”, - ди Миңнеханов.