Дин

Чирмешән районының Иске Элмәле авылы чиркәвенә 25 елллыгын үткәрде

100 елдан соң храмга “Взыскание Погибших“ дип аталган Изге Ана иконасы кире кайтарылды.
06.09 02:00

(Чирмешән, 6 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин) Чирмешән районыныңИске Элмәле авылында элеккеге җимерелгән урынында тергезелгән чиркәү ачылуның 25 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Әле бу гына да түгел, 100 елдан соң храмга “Взыскание Погибших“ дип аталган Изге Ана иконасы кире кайтарылды, дип яза җирле басма.

Бу көнне иртәдән үк олысы, кечесе чиркәүгә ашыкты. Искеэлмәлелеләр генә түгел, күрше авыллардан, Аксубай, Челно-Вершины, Әлмәт, Шентала районнарыннан да чарага килүчеләр бар иде. Хәтта Мәскәүдән дә кунаклар – Иске Элмәледә туган, РФның Федерация Советы сенаторлар Клубы башкарма директоры Николай Тузов үз хезмәттәшләре белән кайткан. Һәм юкка да түгел, чөнки Изге Ана иконасын храмга кайтару эше философия докторы, профессор, академик Николай Витальевич катнашында башкарылды.

Бик кадерле православ бүләкнең тарихы болай. 1917 елгы революциядән соң, дини корылмалар җимерелгән чорда, монда яшәүче Мария Дмитриевна Тузова иконаны алып чыгып яшерә һәм үзендә саклый алган. Әби үзе 103 яшькә җитеп, иконаны сакларга кызы Екатерина Васильевнага васыять итеп калдыра. Аннан икона мирас буенча оныкка, православие традицияләренә тугры булган Николай Тузовка гаиләсенә күчә. Алар иконаны яңартып, Иске Элмәлегә чиркәвенә кайтарырга килешәләр. Шулай итеп икона чиркәүдә диварында лаеклы урын ала.

Храм настоятеле Сергий атакай үткәргән бәйрәм службасыннан соң, халык алдында Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров, протоиерей Петр Занкович чыгыш ясадылар. Алар чиркәү төзелешенә өлеш керткән барлык авылдашларга, якташларга рәхмәтләрен ирештерделәр.

Чиркәүгә бәһасез бүләк тапшырган Николай Тузов буш кул белән кайтмаган, ул мәдәни һәм рухи мирасны үстерүгә, Иске Элмәледәге Архангел Михаил дин йортын яшәтүгә өлеш керткәннәре өчен, кайбер якташларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырды. Чиркәүдә махсус тактага уеп язылганнарының да исемнәре онытылмаячак.
Чиркәү авылдагы тагын бер рухи йорт – авыл мәдәният йорты белән күрше. Монда эшләүче энтузиастлар, күп кенә мәдәни һәм дини чаралар оештыручылар Вера Захарова, Елена Селиванова, китапханәче Ирина Кондрашкина шулай ук бүләкләргә лаек булдылар, диелгән район хәбәрендә.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Кырым татарларының тулы тарихы языла

Татарлар тарихының 7 томлыгы Кырым галимнәренә бу эштә үрнәк булып торачак, ди проект авторлары.

Быел КФУ да "Татар теле, әдәбият, журналистика" программасы буенча 16 бюджет урыны булачак

“Бюджет урыннары шактый: педагогик белем бирү бүлегендә - 25, филологиядә 16 бюджет урыны булачак”, - диде Әлфия Йосыпова.

«Татар-информ» Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Галим Гомәр Саттаров телне саклауда кеше исемнәре зур әһәмияткә ия, дип саный

Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш, һәм исем җисеменә туры килергә тиеш, ди Казан ономастика мәктәбенә нигез салган галим.

“Мәрхәмәтлелек кәрзине” марафонында катнашучы районнар билгеле

Болар – Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары.