Дин

Әлмәт мөхтәсибәте авыру балаларны сөендерде

Быел Әлмәттә Корбан гаетенә дөя чалынды.
06.09 01:00

(Әлмәт, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Быел Әлмәттә Корбан гаетенә дөя чалынды, дип яза җирле басма.

Дөя - Корбан чалуның иң олы дәрәҗәсе санала. Аны гадәттә җиде кеше исеменнән корбан кылу дөрес була. Тәүге тапкыр быел Әлмәт шәһәре һәм район мөхтәсибәте, нефтьчеләр һәм район җитәкчелеге тарафыннан корбанга дөя китерелде.

– Ике пар тояклы хайваннарны чалырга мөмкин булуын яхшы беләбез. Соңгы елда исә халык туганнары белән җыелышып эре терлек тә чалдыра башлады. Дөя чалу бу якларда киң таралмаган, шуңа күрә узган ел хыялда гына булган ниятне быел тормышка ашыра алдык. Җитәкчеләр һәм нефтьчеләр ярдәме белән дөя алынды һәм барлык йолаларына туры китереп Әлмәтнең имин киләчәге, халыкның бәрәкәтле тормышы өчен чалынды, - дип сөйләде шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

 

 

 

 

Узган ялларда «Ассоль» кафесында физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләргә, инвалид өлкәннәргә, авыру балаларга дөя итеннән бәйрәм табыны да әзерләнде. Сый-нигъмәтле өстәлләр артында балаларның шатлыклы йөзләрен күреп булды. Аларга баллы гает бүләге дә тараттылар. Җырлы-биюле тамашадан һәркем күтәренке кәеф белән кайтып китте.

 

 

 

 

 

 

 

 

– Безне зурлап менә шундый бәйрәм табынына чакырган өчен чиксез рәхмәт. Мондый чараларга була без күрешә, аралаша алабыз. Физик мөмкинлекләр чикле булса да, күңелдәге изгелекләр, сәләтләр чиксез булырга мөмкин. Балалар өчен Корбан гаете аеруча көтеп алынган бәйрәм. Соңгы очрашу булмас әле, янә шулай җыелышырга язсын - диде яшь шагыйрә, авыру балаларның тормышын имин итү өчен җан атып йөргән шәһәрдәшебез Лилия Заһретдинова.

Наилә Тухватуллина:

 

 

– Бәйрәмгә Нәдердән үк балалар белән килдек. Ел да шулай зур чара оештыралар. Балалар да көтеп ала аны. Мондый дини бәйрәмнәр һәм бәйгеләр ешрак булсын иде. Бердәмләшүгә, туганнарны, дусларны күрергә менә дигән мөмкинлек бит ул! Елдан-ел оештыру ягы да камилләшә. Быел менә танылган җырчыларны күрү бәхетенә дә ирештек.

Әнис Шәмсуллин, укытучы:

 

– Елына ике тапкыр мөселманнар өчен менә шундый бик күңелле бәйрәм оештыралар: берсе- Ураза бәйрәме булса, икенчесе Корбан гаете. Программа да бик бай һәм эчтәлекле. Соңгы елларда аттракционнарга билетлар да тараталар. Балалар шуның өчен дә бик көтеп ала аларны. Быел менә дөя итеннән дә сый-нигъмәтләр булды. Оештыручыларга чиксез рәхмәтлебез.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Татарча диктант”та иң еш очраган хаталар билгеле булды

Диктанттагы хаталардан чыгып, аны язучының кайсы төбәктә яшәвен әйтеп була, ди оештыручылар.

Болгар ислам академиясендә беренче Халыкара Болгар укулары узачак

Чара нәтиҗәләре буенча конференция материаллары җыентыгын нәшер итү күздә тотыла.

580 кеше “Татарча диктант”ны “5”легә язган

“Татарча диктант” язуда 2 меңгә якын кеше катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында Татарстандагы медицина турында сөйләде

Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү буенча югары технологияле үзәкләргә аеруча игътибар бирелә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетенә Коръәннең уникаль басмасын бүләк иттеләр

Изге китап Җәмигъ мәчете музее экспозициясендә лаеклы урын алачак.