Хәвеф-хәтәр

Саба районында коткаручылар 70 яшьлек гөмбә җыючыны эзли

Шәмәрдән авылында яшәгән ир-ат карьер янында гөмбә җыярга китеп югалган.
06.09 08:40

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Саба районында коткаручылар урманда югалган 70 яшьлек гөмбә җыючыны эзлиләр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алдагы көнне иртән Шәмәрдән авылында яшәгән 70 яшьлек ир-атның югалуы турында хәбәр алынган. Көндезен ир-ат карьер ягына таба гөмбәгә дип китә һәм әйләнеп кайтмый. Эзләргә ЗПСО №4 коткаручылары чыга. Алар төньяк юнәлештә урман массивын, урман сукмакларын тикшерә. Полиция вәкилләре һәм волонтерлар урманда һәм иске карьер янындагы яр буенда эзләнүләр башкарган. Тикшерелгән территориянең гомуми мәйданы 20 квадрат километр тәшкил иткән. Эзләнүләр нәтиҗә бирмәгән.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Президент республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән спортчы Андрей Ларьковка, аның беренче тренеры Владимир Махаловка уңышлар теләде.

Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды

«Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла.

Татарстан һәм Башкортстан журналистларына ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды

Төркиянең Кастамону шәһәрендә Казахстан шагыйре Магҗан Җомабаев елы ачылышы узды.

Илшат Фәрдиев Андрей Ларьковны Олимпиадада көмеш медаль алуы белән котлады

Соңгы ике көндә Татарстан спортчылары Анна Нечаевская һәм Андрей Ларьков атказанган спорт мастерлары булды, диелә котлауда.

Татарстан спортчысы Андрей Ларьков Олимпиадада көмеш медаль алды

Спортчы Россия җыелма командасында чаңгы ярышларында икенче булды.