Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Владивостокка Көнчыгыш икътисади форумына килде

РФ Президенты Владимир Путин Кытайга сәфәрен төгәлләп, шулай ук форумда катнашу өчен Владивостокка килде.
06.09 10:09

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәре кыла, ул Көнчыгыш икътисади форумы - 2017 дә катнашачак. Республика лидерының Инстаграм битендә шәһәрдән “Доброе утро! Хәерле иртә!” дип язылган фото пәйда булды.

Искәртеп үтик, моңа кадәр РФ Президенты Владимир Путин Кытайга визитын төгәлләде һәм шулай ук форумда катнашу өчен Владивостокка килде. Дәүләт башлыгы Дәүләт Советы президиумы утырышы үткәрәчәк, анда Ерак Көнчыгышның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре каралачак.

Россия Көнчыгыш икътисади форумда 1,25 трлн сумлык 32 инвестпроектны тәкъдим итәргә планлаштыра. Аларның күп өлеше Россия инвесторларына юнәлдерелгән. Кайбер проектлар чит ил партнерларына да тәкъдим ителәчәк.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде, “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала, диде Вячеслав Никонов.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте

Закон проекты буенча фикер алышу бер сәгатьтән артык дәвам итте һәм депутатлар күп төзәтмәләр кертте.

Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала

Милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты ана телен укыту сәгатьләрен кыскартуны күз алдында тотмый, диде Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

Мәчет ачылышында Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин чыгыш ясаган.