Татар дөньясы

“ЭХО Москвы” татарча башисемле мәкалә чыгарган

Мәкаләнең авторы — сәясәтче Дарья Митина.
06.09 11:42

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Эхо Москвы” сайтында бүген иртән татарча башисемле язма урнаштырылган. Ул “Рәхим итегез, XIII Казан Халыкара Мөселман киносы Фестивале!”, дип атала. Исеменнән үк күренгәнчә, язмада сүз Казан Халыкара мөселман киносы фестивале хакында бара. Мәкаләнең авторы — сәясәтче Дарья Митина. Ул анда фестиваль ачылышы хакында тәфсилләп язган һәм алга таба фильмнарга рецензияләрен язарга вәгъдә биргән.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.