Дин

Чаллыда аксакаллар җыелышты

Чаллының мәктәп һәм балалар бакчаларында хәләл туклануны булдыру мәсьәләләре күтәрелде.
06.09 22:00

(Чаллы, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). "Туфан" мәчетендә Чаллы шәһәре Аксакаллар шурасының чираттагы утырышы узды. Рәсми чараның Корбан гаете көннәренә туры килүе җыелышны Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин һәм имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның тәбрик сүзләре, Коръән аятьләре уку, ихлас дога кылу белән башлап җибәрергә мөмкинлек бирде. Утырышта өч көн тәртибе тәкъдим ителеп, иң башта Аксакаллар шурасы әгъзаларына таныклык тапшырылды, дип яза җирле басма.

Икенче көн тәртибе буенча исә Чаллының мәктәп һәм балалар бакчаларында хәләл туклануны булдыру мәсьәләләре күтәрелде. Әлеге сорау нигезендә апрель аенда шәһәр хакиме Наил Мәһдиевка хат юлланып, "ата-аналар ризалыгы булганда, моны эшләргә мөмкин" дигән уңай эчтәлектәге җавап та алынган инде. Шуңа бәйле рәвештә, аксакалларга мәктәп, балалар бакчаларына барып, җитәкчеләр һәм ата-аналар белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә дигән бурыч та йөкләнде. Хәләл ризык дигәндә, нәрсә күздә тотыла, сәламәтлек өчен файдасы нидән гыйбарәт – болар хакында дәлилле итеп аңлату кирәклеге дә әйтелде.

"Хәләл туклануның сәламәтлеккә файдалы икәнен табиблар да раслый. Хәләл ризык белән бергә балаларыбызның күңеленә иман, әхлак орлыклары да салына; ата-аналарга, беркемне мәҗбүриләмичә, менә шушы хакыйкатьне төшендерергә, хәләл белән хәрәмнең аермасын аңлатырга иде", — диде Әлфәс хәзрәт үзенең кыска, әмма тирән мәгънәле чыгышында.

Өченче көн тәртибе төрле мәсьәләләрне карауны күздә тота иде. Аксакаллар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга төпле җавап алдылар. Утырышта шәһәр башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галиуллин да катнашты.

Өйлә намазыннан соң Әлфәс хәзрәт кыскача вәгазь сөйләде. Равил хәзрәтнең күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее уңаеннан, аңа матур теләкләр, котлаулар ирештерелде. Чара соңында мәчеттә корбан ашы да уздырылды.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла

27 ноябрьдә үтәчәк дини бәйрәмдә Коръән (Мәүлид) укылачак, вәгазьләр сөйләнәчәк.

Шагыйрь Ленар Шәех ”OEBF-2017” Евразия китап форумында җиңү яулаган

Әдәби фестиваль Нобельнең туган ягы – Швециянең Стоһгольм шәһәрендә уздырылган.

Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Стрежевой шәһәрендә “Әл-Хәят” мәчетен ачуда катнашачак.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.