Хәвеф-хәтәр

Ивантеевка мәктәбендә яраланган укытучының хәле уртача авыр

Пуля белән яраланган хатын-кыз хастаханәдә тагын өч атна ятачак.
06.09 14:22

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Ивантеевка мәктәбендә яраланган укытучының хәле уртача авыр дип бәяләнә, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Агентлык мәгълүматлары буенча, хатын-кызның битен һәм башын пуля яралаган, баш мие бәрелгән, имгәнгән - ачык сынган җире дә бар. Билгеле булганча, мондый очракларда хастаханәдә булу вакыты – 3 атна. Аннары зыян күрүчене өенә чыгаралар.

Искәртеп үтик, элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Мәскәү өлкәсе Ивантеевка мәктәбендә атыш вакытында укытучы һәм өч укучы зыян күргәнен хәбәр иткән иде. Ут ачкан укучы малай тоткарланган.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Яшь тарихчылардан экскурсия: Казанның иң матур мәчетеннән алып Пләтән төрмәсенә кадәр

“Казань глазами инженера” проекты кысаларында Казанның Пләтән бистәсе буйлап экскурсия узды.

Юто Хишияма: Рус теле уңайлырак, дип, татар теленнән баш тарту милләтнең бетүенә китерә

Япон галиме фикеренчә, татар телен кирәкле һәм файдалы итү татарларның үзләреннән тора.

22 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты вәкиле М.Бабаев белән очрашты, синоптиклар кырау төшүе турында кисәтә.

Рамил Курамшин юбилей кичәсе уздыра

Программада халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

«Сөембикә» журналы Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган

Авыл тормышы «Сөембикә»нең гомер-гомергә төп темаларының берсе булды.