Хәвеф-хәтәр

Татарстанда полиция хезмәткәрләре ялган акча ясаучыларны тоткарлаган

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, июльдә Песчаные Ковали авылында явыз ниятле кешеләр мең сумлык биш купюрага әйберләр сатып алган.
06.09 15:54

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда полиция хезмәткәрләре ялган акча ясауда шикләнелүче өч кешене тоткарлаган, дип хәбәр итә республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәткә каршы көрәш идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча Икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәткә каршы көрәш бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Әлмәт районы буенча Икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәткә каршы көрәш бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең Лаеш районы буенча Икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәткә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ялган акча ясау буенча шикләнелгән өч ир-атны тоткарлаган.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, июльдә Песчаные Ковали авылында явыз ниятле кешеләр мең сумлык биш купюрага әйберләр сатып алган. Аларны Әлмәттә һәм Казанда тоткарлаганнар. Моннан тыш, тоткарланучының икесе элек тә “Үтерү” һәм “Законсыз наркотик матдәләрне алу, саклау, күчерү, ясау, эшкәртү” маддәләре буенча хөкемгә тартылган.

Әлеге очрак буенча “Ялган акча һәм кыйммәтле кәгазьләр ясау, саклау, күчерү яки файдалану” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Ир-атлар сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе

Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән килгән делегатлар татар халкының милли һәм дини үзенчәлекләре турында фикер алышты.

17 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Кытайда эш сәфәрендә, Арчада авыл хуҗалыгына багышланган киңәшмә узды, Таһир Якуповка мемориаль такта ачылды.

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды

Эмиль Гарипов саклаган капкага боз хуҗалары җавапсыз өч алка кертте.

Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Haier проектларын чынга ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирде

Татарстан Президенты Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы белән очрашты.