Икътисад, Җәмгыять

Татарстан Хөкүмәте Казанда чүп яндыру заводының барлыкка килү көнен раслады

Предприятиене 2022 елның декабренә төзү планлаштырыла, аңынчы көнкүреш калдыкларын ташлауның яңа системасын булдыру күздә тотыла.
06.09 17:36

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Казанда чүп яндыру заводы төзелергә тиешле көнне һәм каты көнкүреш калдыклары ташлау буенча яңа системага күчүнең “юл картасын” раслаган.  Республика Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә көнкүреш калдыкларын термик ысул белән эшкәртү буенча Hitachi Zosen Inova предприятиесе Татарстан башкаласында 2022 елның декабренә төзеп бетерәчәк.

Шул ук вакытта, ел ярым эчендә Татарстанда калдыклар белән эш итү белән идарә иткән төбәк операторларын билгеләү күздә тотыла.  2018 елда көнкүреш калдыклары белән мөрәҗәгать итү буенча инвестпрограмма әзерләнәчәк. 2018 елның май аенда төбәк операторларына бердәм тарифлар куелырга тиеш.

Өч ел дәвамында республикада муниципальара чүп күмү полигоннары әзер булачак. Моннан тыш каты коммуналь калдыкларны эшкәртү, зарарсызландыру һәм утильләштерү буенча да объектлар төзелү күздә тотыла.

Япония-Швейцариянең Hitachi Zosen Inova (HZI) компаниясе төзегән чүп яндыру заводы, елына 550 мең тонна калдыкны юк итеп, 55 МВт электр энергиясе эшләп чыгарырга тиеш. Соңгы версия буенча, ул "Оргсинтез" заводы зонасында төзеләчәк (исегезгә төшерәбез, элегрәк аны Самосыровода төзү варианты каралды). Предприятиене төзү, төрле мәгълүматлар буенча, 20дән 26 миллиард сумга кадәр төшәчәк. Ул акча "РТ-Инвест" оешмасыннан алыначак.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе

Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән килгән делегатлар татар халкының милли һәм дини үзенчәлекләре турында фикер алышты.

17 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Кытайда эш сәфәрендә, Арчада авыл хуҗалыгына багышланган киңәшмә узды, Таһир Якуповка мемориаль такта ачылды.

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды

Эмиль Гарипов саклаган капкага боз хуҗалары җавапсыз өч алка кертте.

Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Haier проектларын чынга ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирде

Татарстан Президенты Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы белән очрашты.